Газетага язылу

Марат Җәббаров: «Барлык хуҗалыкларга да ике атналык ягулык запасы булуын киңәш итәбез»

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы компанияләренә ягулык запасларын кимендә ун көнгә тупларга киңәш итте.

Бу терлек азыгы әзерләгәндә һәм урып-җыю чоры алдыннан артык борчылмас һәм тоткарлыклар булмасын өчен кирәк, диде ул журналистлар белән очрашуда.

– Илдәге вазгыятьне барысы да яхшы белә. Без барлык хуҗалыкларга да ким дигәндә ун көнлек – ике атналык ягулык запасы булуын киңәш итәбез. «Таиф» һәм «Татнефть» компанияләре белән уңайлы эшләүгә күнеккәнбез: хуҗалыкларның техникасы ягулык белән тәэмин ителгән, зур запаслар тотмыйлар. Ләкин ул булырга тиеш. Терлек азыгы хәзерләү өчен зур күләмдә ягулык кирәк, уңыш җыюга да шулай ук. Шуңа күрә мин һәр киңәшмәдә хуҗалыкларга мөрәҗәгать итәм: авыл хуҗалыгы эшләрендә тоткарлыклар булмасын өчен, ким дигәндә ун көнлек запас булырга тиеш», — диде Марат Җәббаров Татарстан хөкүмәт йортындагы брифингтта.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре