Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Төзүчеләр көне белән котлады.
«Дөньяда хезмәт нәтиҗәләрен һәр кеше тоя торган һөнәрләр аз. Без яши торган йорт, алга киткән инфраструктура, төзекләндерелгән ишегаллары — болар барысы да төзүчеләр кулы белән булдырыла. Быел безнең һөнәри бәйрәмебез үзенчәлекле: Төзүчеләр көне нәкъ 70 ел элек гамәлгә куелган», – диелә котлауда.
Министр әйтүенчә, төзүчеләр илебез һәм республикабыз үсешенә гаять зур өлеш кертә, аерым алганда, аның тормыш-көнкүрешен формалаштыралар, киләчәк буыннарның иминлеге өчен нигез булдыралар. Масштаблы инфраструктура проектларын гамәлгә ашыру һәм яңа сәнәгать производстволарын эшләтеп җибәрү безнең катнаштан башка булмый. Төзүче һөнәре фидакарьлек, даими үсеш, камиллеккә омтылу, яңа шартларга яраклашу һәм яңа сынауларга әзерлек таләп итә.
«Елдан-ел безнең казанышларыбыз әһәмиятлерәк һәм масштаблырак була бара: җитештерүгә инновацион материаллар, технологик чишелешләр кертелә, төзелеш комплексын цифрлаштыру актив рәвештә бара. Татарстан төзүчеләре торакны файдалануга тапшыру, социаль әһәмияткә ия объектларны төзү һәм капиталь ремонтлау темпларын киметмиләр. Төзекләндерелгән иҗтимагый территорияләр һәм яңартылган ишегаллары саны арта. Төзүчеләребез бүген Россиянең яңа төбәкләрен торгызуда һәрьяклап ярдәм итәләр, социаль тотрыклылыкны тәэмин итүдә һәм халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуда актив катнашалар. Бүген социаль һәм мәдәни объектлар төзелешендә эшләүче, республикабыз гражданнары өчен уңайлы мохит булдыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче төзүчеләргә аерым рәхмәт», – диелә котлауда.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез