Парламентарийлар гражданлык бердәмлеген, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алышачак. Утырышны Закон чыгаручылар Советы рәистәшләре – РФ ФС Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм РФ ФС Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үткәрәчәк.
РФ Закон чыгаручылар советының апрель утырышы, гадәттәгечә, Россия парламентаризмы көненә багышлана. Бу истәлекле дата Россия империясенең Дәүләт Думасы, илнең парламентаризмга нигез салган беренче демократик институты эшли башлауга багышлана. 120 ел элек, 1906 елның 27 апрелендә Санкт-Петербургның Таврия сараенда Россия империясенең Дәүләт Думасы эшли башлый. Николай II манифесты нигезендә, бер генә закон да депутатлар хуплавыннан башка үз көченә керә алмаган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез