Газетага язылу

Марат Бәширов: «Россиядә сайлауга килүчеләр саны 50 проценттан артып китәргә тиеш»

Дәүләт Думасына сайлау – бик мөһим вакыйга. Һәм монда төп басым легитимлыкка ясалырга тиеш. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында сәясәт белгече Марат Бәширов белдерде.

Аның сүзләренчә, сайлауда 133 илдән 1126 күзәтүче эшли. Алар сайлау участоклары буйлап йөриләр, эшнең ничек оештырылганын карыйлар. Аннары тавышларны санауны күзәтәчәкләр. Нәтиҗәләр буенча алар үз парламентларына һәм хакимиятнең башкарма органнарына хисап тотачак. Шулай да безгә иң мөһим фактор булып бүгенге көндә халыкның тавыш бирүдә катнашуы тора, дип сөйләде Бәширов. 

Аның фикеренчә, Россиядә сайлауга килүчеләр саны 50 проценттан артып китәргә тиеш, чөнки гадәттәгечә күпчелек гражданнар тавыш бирүне соңгы көнгә калдыра. Якшәмбе иртәсенә Дәүләт Думасына сайлауга килү күрсәткече 45 проценттан артып киткән. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә. Татарстан буенча бу күрсәткеч иртәнге 10га булган мәгълүматлар буенча 60 проценттан артык. «Мондый күрсәткеч халык арасында Россия Президентының, Хөкүмәт, парламент һәм башкарма хакимиятнең эчке һәм тышкы сәясәтенә федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә ышаныч булуын раслый. Кешеләрнең кем өчен тавыш бирүләре мөһим түгел – бу аларның конституцион хокукы. Алар сайлауга килеп хакимияткә ышаныч барлыгын күрсәтә», – диде Марат Бәширов.

Белгеч быелгы кампаниянең үзенчәлегенә дә тукталды. «Бездә сайлау сугыш вакытында уза. Бу Көнбатышның нык ачуын китерә, алар төрлечә безнең сайлауларны дөрес түгел дип күрсәтергә һәм сайлау барышын өзәргә тырыша», – дип белдерде ул. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, БДБ илләре миссиясеннән халыкара күзәтүчеләр бүген республиканың муниципаль районнарына баралар: сайлау комиссияләре эше белән танышалар һәм сайлаучылар белән аралашалар. Көн азагында алар Казандагы сайлау участокларында булачаклар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре