Марат Гатин Татарстан Рәисе ярдәмчесе итеп билгеләнде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Каһирәдәге Рус йортының элеккеге җитәкчесе Марат Гатинны үзенең ярдәмчесе итеп билгеләде, ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше мәсьәләләрен җитәкләячәк.

Яңа билгеләнү турында Рөстәм Миңнеханов төбәк Хөкүмәте Йортында узган традицион республика киңәшмәсендә игълан итте, дип хәбәр итте үзенең Telegram-каналында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре