Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин авыл халкының диспансертзациягә җаваплырак каравын искәртте.
"Авыл халкын диспансеризация кебек профилактик чараларга җәлеп итү җиңелрәк. Беренчедән, авыл халкы электән тәртип, төгәллек ярата. Икенчедән, район башлыгы, авыл җирлеге башлыгы һәм фельдшерлар - авылда иң абруйлы кешеләр. Җирле халык аларның сүзенә һәрчак колак сала. Шәһәр халкы белән ул яктан авыррак. Бигрәк тә эш яшендәгеләрне диспансеризациягә җәлеп итү кыен", - ди министр.
Шулай да, бу юнәлештә зур эш башкарыла, дип ышандыра министр. Табибка барып күренүне кирәк тапмаган- "соры зона"дагы яшьләр саны кими бара, ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез