Башкортстанда машина күпердән суга төшеп киткән. Ике ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Электрогазета.рф” Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Ведомство мәгълүматларына караганда, фаҗига турында бүген – 11 июльдә хәбәр алынган. Баймак районының Беренче Иткулово авылында “ВАЗ-2105” автомобиле әйләнеп капланган да күпердән суга килеп төшкән. Машина “чыгымчылап” киткән булса кирәк.
Фаҗига урынына шундук Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча Дәүләт комитеты коткаручылары, медиклар һәм полиция килеп җиткән.
72 һәм 57 яшьлек ике ир-атның һәлак булуы мәгълүм. Судан аларны шул тирәдә яшәүчеләр тартып чыгарган.
Оператив-тикшерү эшләре алып барыла. Авария сәбәпләре билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез