Әйтик, «The Economist»ка биргән интервьюда ул: «2036 елда акчаның әһәмияте булмаячак», – дигән. Шуннан соң у,л фикерен аңлатып: «Ясалма фәһем һәм роботлар җитештерүне шулкадәр арттырачак ки, кешеләргә кирәк булган товарлар һәм хезмәтләр мул булачак, шуңа күрә акчаның бүгенге роле кимергә мөмкин», – дигән.
Гадәттә интернетта Маскның төгәл цитаталарын түгел, ул әйткән фикерләргә якын сүзләр таратыла. Шулай да Маск түбәндәге фикерләрне уздыра: роботлар һәм AI кешеләр башкарган эшләрнең күбесен үз өстенә алачак; эшләү мәҗбүри булмаячак, кешеләр теләсәләр генә эшләячәк; дөнья «age of abundance» («муллык чоры») чорына керәчәк; 2036 ел тирәсендә акчаның әһәмияте шактый кимергә мөмкин, чөнки товарлар һәм хезмәтләр бик арзанга һәм күпләп җитештереләчәк. Бер чыгышында ул хәтта: «Алдагы 10–20 ел өчен пенсиягә дип акча туплау турында артык борчылмагыз. Ул вакытта моның инде әһәмияте калмаячак», – дип тә әйтә.
Бүгенге тормышта без Маск әйткәннәргә капма-каршы вазгыять күрәбез. Акча өчен, байлык өчен зур державалар үзара чәкәләшә, планетаның ресурсларга иң бай төбәкләрендә кан түгелә. Бик кызганыч: җитештерүнең кирәгеннән артык булуы һич кенә дә адәм балаларының товарларга ихтыяҗын канәгатьләндерүне аңлатмый. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Әйләнә-тирә мохит программасы (UNEP) бәяләвенчә, дөньяда көн саен 1 миллиардтан артык порция азык-төлек чүпкә ташлана. Шул ук вакытта 783 миллион кеше ачлыктан интегә. Ташлаган азык-төлекне ачлыктан интегүчеләргә бүлеп бирсәк, 217 миллион тирәсе порция азык артып та калачак бит әле. Әмма бүген автор бу юлларны язганда, 12 440 кеше ачтан үлде инде. Сан секунд саен берничә кешегә артып тора. «Ватаным» хәбәрчесе реаль вакыт режимындагы дөнья статистикасыннан файдалана. АКШта гына да бүген Мәскәү вакыты белән 9 сәгать 46 минутка симерүгә бәйле чирләрне дәвалауга 295 миллион 600 мең доллардан артык акча тотылды. Күрәбез: берәүләр ачлыктан үлә, икенчеләр – симерүдән.
Илон Маск сүзләрендә шулай да рациональ орлык бар бит инде. Ясалма фәһем һәм робот техникасы үскән саен, кешеләр авыр хезмәттән котыла, күп кенә профессияләр юкка чыгуга йөз тота. Җитештерүчәнлек тә артырга тиеш шикелле. Әле бит соңгы вакытта искә алынудан тукталган «нанотехнологияләр» дигән хикмәт бар. Аларның үсеше чүптән яңа товар җитештерүнең зур мөмкинлекләрен ачачак. Бу юнәлештә 3D-принтерлар файдаланылачак, кешенең кирәге дә калмаячак. Бу – фантастика түгел, кешелекнең якын киләчәге. Алтын гасыр, чынлап та, бик еракта түгел ул. Әмма…
Шушы урында без кечкенә генә, әмма атлап чыгу авыр булган бусагага килеп төртеләбез. Җитештерүнең 90 процентын, һич югында 75 процентын гына ясалма фәһем белән коралланган роботлар кулына бирдек, ди. Эштән азат ителгән кешеләр нишли? «Нәрсә хисабына яши?» дигән сорауны өлешчә хәл итеп була. База кереме дигән акча өләшә аласың. Иң төп ихтыяҗларны минималь күләмдә тәэмин итәрлек. Эшсезлек барыбер зур проблема булып калачак. Адәм балалары компьютер уеннары уйнап утырсын, социаль челтәрләрдә постлар элү белән мавыксынмы? Болай да күпләр шулай эшли. Бүген бу сәгатькә 5 миллион 820 меңнән артык пост блогларга эленде инде. 458 миллионнан артык твит җибәрелде. Видеоуеннарга 147 миллион доллардан артык акча тотылды. Моның бер куркынычы да юк бит, диярсез, мөгаен. Әмма без балачакта Николай Носовның «Незнайка на луне» дигән әсәрен укып үстек. Иң яхшы антиутопияләрнең берсе шул инде. Анда «Юләрләр атавы» сурәтләнә. Бу утрауга эләккән кешеләр тәүлекләр буе күңел ача, эшләми, телевизор карый, аттракционнарда йөри, тәмле ризык кына ашый, уйланудан, белем алудан, хезмәттән тулысынча баш тарта. Шундый тормыш рәвеше нәтиҗәсендә алар акрынлап акылларын югалта һәм сарыкларга әверелә башлыйлар. Носов аз гына да арттырмый, шундый әверелеш котылгысыз. Дөрес, язучы аны бераз аллегория рәвешендә бирә. Әмма тормышка игътибар белән карасак, без җиңел тормыш кочагындагы кешеләрнең деградациясе нинди темп белән барганны күрә алабыз. Белмәмеш турындагы ул китапны безгә капиталистик җәмгыятьнең кайбер күренешләренә юнәлтелгән сатира буларак тәкъдим иттеләр. Чынлыкта, анда «коммунизм» дигән утопиянең чынбарлыкта нигә китерәчәге тасвирланган.
Коммунизм дигәннән, төп идеологлары да аңа ышанмый иде. Менә бу анекдотны КПССның баш идеологы Михаил Андреевич Суслов сөйләргә яраткан, диләр. Урын аз булу сәбәпле, кыскача эчтәлеген генә бирәм. Совет чоры… Бульварга мичкә белән куас китерәләр. Бер ир килә дә мичкәсе белән куасның күпме торуын сорый. 900 литр куас ярты литры 6 тиеннән 108 сумга чыга икән. Ир акча түләп, эчемлекне бөтенләе белән сатып ала һәм мичкәгә «Бушлай куас» дигән плакат элә. Башта кешеләр ышанмый тора. Аннан берәм-берәм килә башлыйлар. Бераздан озын чират пәйда була. Кычкырыш, этеш-төртеш, сүгенү китә. Кемнәрдер чиратсыз керә, кемгәдер җитми кала. Сугыша ук башлыйлар. Пычак селтәүчеләр дә табыла. Милиция килеп җитә. Сугыш оештыручыларны алып барып ябалар. Куас таратучы ирне дә. Сорау алу башлана. «Ни өчен сугыш оештырдың?» – диләр. «Уемда да булмады», – дип аклана теге. «Законсыз сәүдә белән шөгыльләнгәнсең», – дигән гаеп ташлана. «Юк, бушка сыйладым», – дип җавап бирә. Шаһитлар да җитәрлек. «Алай булгач, син психмы әллә?» – диләр. Ирнең үз акылында булуы ачыклана. Ниһаять, милиция бирешә: «Ярый, без сине җибәрәбез, – диләр. – Ләкин әйт әле, ни өчен шулай эшләдең? Мәгънәсе нәрсәдә моның?» Ир җавап бирә: «Мин яшь кеше түгел инде. Коммунизмга кадәр яши алмам. Коммунизмда ничек буласын күрәсем килде».
Маск фантазиясенә шуннан да төгәл иллюстрация табып булмый да инде. Робот техникасы һәм ясалма фәһемгә бәйле башка проблемалар да җитәрлек. Иң мөһимен генә алдым.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез