Газетага язылу

Мәшкәкләр кубып төшкәнне көткәндә... Әдәбият галиме Рашат Гайнановның тууына – 100 ел

Ул – озак еллар дәвамында архивларда эзләнеп, Тукаебызның бик күп әсәрләрен халыкка җиткергән галим. Тукай әсәрләренең икенче дүрт томлыгын (1975–1977 еллар) һәм биш томлыгын (1985–1986 еллар) төзи. Тик сеңлесе Лена ханым Гайнанова әйткәнчә, Тукай томнары Рашат абыйсының бәхете дә, фаҗигасе дә була.

Мәшкәкләр кубып төшкәнне көткәндә... Әдәбият галиме Рашат Гайнановның тууына – 100 ел

Бәхет

Халкыбыз бөек шагыйренең 90 еллыгына дүрт томлык басылып чыккач, Сибгат Хәким болай дип яза:

– Хәзер менә шагыйрьнең моңа чаклы бер томына да кермәгән яңа кулъязмалары табылды. Бу урында «табылды» дип кенә узып китәргә күңел һич риза түгел. Габдулла Тукай үлгәннән соң ул кулъязмалар 60 ел буена архивта яткан икән, димәк, үзләреннән-үзләре табылмаган, кемнәрдер эзләгәнен көтеп яткан. Бүген без шушындый бәхеткә ирешкәнбез икән, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Рашат Гайнановка бурычлы, аңа рәхмәтле... Гайнанов, текстолог буларак, шул томнарга кергән әсәрләрне тикшерү, чагыштыру белән чикләнгән булыр иде. Хәзергә кадәр шулай кабатланып килгән бит. Әмма ул архивка чума, үз теләге белән чума... Мин инде Тукай өйрәнелеп бетте, иҗаты буенча диссертацияләр язылып бетте, шагыйрь үзенә җитәрлек фән докторлары әзерләде, дип йөри идем. Артык ышанганмын икән... Ул томнардагы искәрмәләр һәм аңлатмалар үзләре генә бер фәнни диссертация!

1977 елның 15 октябрендә дүрт томлыкны тикшерү үткәрелә. Беркетмәдән күренгәнчә, Мөхәммәт Мәһдиев чыгышында болай ди:

– Тукай томнарын мин арткы яктан укый башладым, искәрмәләрдән. Һәм аерыла алмыйча укып чыктым. Бу бит – кече бер энциклопедия! Никадәр мәгълүмат! Тарихтан, әдәбият белеменнән, безнең элекке гәзит-журналлардан күпме белем, күпме мәгълүмат! Дәрәҗәле исемнәре, бүләкләре дә булыр Гайнановның. Мәсәлән, Тукай бүләге. Ул без белмәгән күпме яңа әсәрләрен тапкан, әле күпмесе томнарга кермәде, ди.

Бу хакта шушы чорда институтта хезмәт куйган Марсель ага Әхмәтҗанов та язып калдыра:

– Тукай томнарын әзерләү ул елларда зур һәм авыр хезмәт булды. Ни өчен дигәндә, СССРда милли мәсьәләдә үтә гаделсез һәм тенденциоз сәясәт уздырылды. Татар әдәбиятына карата нигилистик мөнәсәбәт урнаштырылды, меңьеллык мираска «зыянлы микроблар чыганагы», «дини-схоластик», реакцион әдәбият дигән мөһер сугылды. Шул сәбәпле татар халкының язма мирасы 1960 нчы елларга кадәр үтә авыр, онытылуга дучар ителгән хәлдә яшәде. Совет власте урнашкач, татар әдипләренең бер өлеше эмиграциягә китте. Алар дошман дип игълан ителеп, мирасларын өйрәнү, шәхесләрен өйрәнү тыелды (фәкать сүгәргә генә рөхсәт иде). 1918–1950 еллар арасында СССРда калып, язучы булып өлгергән дистәләрчә каләм осталары төрмәләрдә җәзаланып, атып үтерелделәр. Аларның мираслары халыктан яшерелде, яндырылды, язмышларын да чоңгыл йотты. Татар халкының гарәп графикасында иҗат ителгән әдәбияты, матбугаты, мәгариф системасы «контрреволюцион» дип бәяләнде. Узган мәдәни, әдәби ядкарьләребез караңгылыкка кереп югалу чигенә җитте. Менә шулар фонында әдәбиятыбыз классиклары Галимҗан Ибраһимов һәм Габдулла Тукайларның академик басмаларын әзерләүгә керешкән татар текстологы Рашат Гайнановка кимендә академик дәрәҗәсе бирү кирәк булгандыр дип саныйм.

Марсель Әхмәтҗанов язып калдырганча, татар әдәби текстологларына 1990 нчы елларга кадәр эш шартлары юк дәрәҗәсендә була. Дөрес, Тукайның вафатыннан соң ук Җамал Вәлиди, соңрак Фәтхи Бурнаш, Якуб Агишев, Хәй Хисмәтуллин, Сәгыйть Исәнбаев кебек әдәбият галимнәре, үз мөмкинлекләреннән чыгып, шагыйрь иҗатын барлап, халыкка җиткерү юлында зур эш башкаралар, ләкин илдәге сәяси вазгыять аларга бөек әдибебез иҗатын искәрмә-комментарийлар белән баетуга юлны япкан була инде.

– Рашат Гайнановка шундый катлаулы эшкә керешергә туры килә, – дип хатирәләрен дәвам итә Марсель Әхмәтҗанов. – Нәрсә кирәк – шул юк: китаплар, әүвәлге татар газета-журналлары төпләмәләре, документлар… Тукайның замандашлары да билгесезлектә. Рашат ага китапханәләрдә эзләнү, әдипнең замандашларын ачыклау, алардан истәлекләр туплау эшенә җиң сызганып тотына. Әмма бу эш зур киеренкелек белән бара. Бөек Ватан сугышы инвалиды Рашат Гайнановның сәламәтлеге дә нык йомшарган иде. Югарыдан Тукай томнарын шагыйрьнең йөз еллык юбилеена чыгарып өлгертү таләп ителде. Ләкин фәндә ашыгып эшләүне бик сөймиләр шул. Рашат агай да томнарны ашыгып чыгаруны өнәмәде.

Рашат Гайнанов Габдулла Тукайның 100 еллыгына, Тукай мирасын гомере буена туплаган материалларына тагын бер том өстәп, биш томлык итеп чыгара. Биш томлыкны әзерләгәндә Рашат Гайнановның бертуган сеңлесе Лена Гайнанова аңа зур ярдәмче була. Галим шагыйрьнең 30 тәхәллүсен ачып, томнарга 170 яңа әсәр өсти. Биш томлыкта искәрмә һәм аңлатмалар күләме ягыннан үзләре генә бер том тәшкил итә. Ягъни биш томлыкта дүрт том – Тукайныкы, бер том Гайнановныкы булып чыга. Рашат аганы шул заманда ук татарда текстологияне тудырган галим дип бәялиләр. Бу – бәхет!

Фаҗига

«Ә фаҗига нидә соң?» – дигән сорау тугандыр. Лена ханым әйткәнчә, галимнең хезмәте тиешенчә бәяләнмәүдә. «Абыем 65 яше дә тулмыйча, йөрәк өянәге белән китеп барды. Моның сәбәбе сугышта алган яралар гына түгел, Тукай томнарына кагылышлы соңгы вакыйгалар аркасында ул бик зур стресс кичерде», – ди ул.

Бу уңайдан, әлеге биш томлык турында мантыйкка сыя алмаган бер гаҗәп хәлне дә сөйләп үтте Лена апа. Дүрт томлыкта һәр китапның титул битендә «төзүче» дип акка кара белән язылган булса да, шуңа тагын бер том өстәп чыгарылган яңа тупланмада исә Рашат Гайнанов «текстларны, искәрмәләрне хәзерләде» дип кенә куелган. Бу басманың бары тик иң соңгы – бишенче томында гына аның төзүче булуы күрсәтелгән. Хәзерләүче техник хезмәт башкаручыны аңлатса, төзүче – авторлык хокукына ия зат ул. Бу хакта заманында филология фәннәре кандидаты, әдәби тәнкыйтьче Мөдәррис Вәлиев болай дип яза:

– Бүген, билгеле, элгәреләрнең хезмәтеннән файдаланып, классикларның бер яки күбрәк томлыкларын чыгарган кешеләр, аңлапмы-юкмы, үзләрен «төзүче», хәтта «идея (проект) авторы» дип атарга оялмыйлар. Асылда бу – фәндә һәм нәшрият гамәлиятендә вакытлыча дилбегә каккан кемсәләрнең йөгәнсезлеге, хезмәтне чынлап та башкарган кешенең йөзенә төкерүе бит! Бөек шагыйрьнең 110 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә, чит мәмләкәтләрнең танылган фән эшлеклеләре дә катнашкан зур җыенда Рашат Гайнанов хезмәте Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим ителә. Халыкара конференция бу фикерне бердәм хуплый. Әмма... Дәүләт исеменнән премия таратучылар, «үлгәннән соң бирелми» дип, баш тарталар. Хәер, Рашат ага төзегән Тукай томнары ничә еллар буена иң тулы фәнни басма сыйфатында хезмәт итеп килә икән, бәлки алар моннан зуррак бәягә мохтаҗ да булмагандыр. Шул уңайдан бөек шагыйрьнең мәгълүм юллары искә төшә: «Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!» Килер бер көн, фән агачына ябышкан мәшкәкләр (гөмбәләр) кубып төшәр, һәм һәркем үз бәясен алыр. Остазыбыз Миркасыйм аганың яраткан әйтеме бар иде: «Ялган данның киләчәге – яман дан» Аңа шуны гына өстәргә мөмкин: чын кешенең эше һәм гомере – ташкүмер, аны күмәр кара туфрак, басар чуар еллар, әмма ул, саф алмазга әйләнеп, кабат калкып-балкып чыгар.

Лена Гайнанова абыйсы турында:

– Абыем Рашат Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында 1925 елның 27 октябрендә әткәебез Габдрәшит, әнкәебез Тәкиянең 11 баласы арасында икенчесе булып дөньяга килә. Югары классларда укыганда якын дусты белән әдәбият түгәрәге оештыралар, кулъязма журнал чыгаралар, шунда шигырьләрен «бастыралар». Дуслар, мәктәпне тәмамлагач, Казанга китеп, университетның тарих-филология факультетына керергә хыяллана. Тик... сугыш башлана. Аттестат алуга, 17 яшьлек егетләр фронтка юл тота. Ришат абый Донбасста барган бер бәрелештә каты яралана. Авылга култык таякларында кайта. Нәсибаш авыл советы сәркатибе итеп билгеләнә.

20 яшендә хыялы тормышка аша: университетка укырга керә. Укуын тәмамлагач, аңа диплом белән бергә «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына юллама да бирәләр. Шулай ук башка газета-журналларда да эшли. Әмма студент елларыннан килгән шөгылен туктатмый. Ул 1905 елдан чыга башлаган, китапханәләрдә ястык-ястык булып яткан гарәп язулы газета-журнал төпләмәләрен берәмтекләп тикшереп, өч юнәлештә материал туплый: классиклар иҗаты, XX гасыр башында каләм тибрәткән, игътибарга лаек затларның био-библиографиясе, вакытлы матбугат тарихы. Шуларны бастырып чыгаруны өмет итеп, абруйлы, перспективалы журналист, хезмәт хакының кечерәюенә дә карамыйча, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына кече хезмәткәр булып эшкә күчә. Һәм, алда әйтелгәнчә, Галимҗан Ибраһимовка, Габдулла Тукайга томнар өстәп, тарихта беренче мәртәбә аларны фәнни басмалар итеп чыгара.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре