Газетага язылу

Мәскәүдә «Китап җыеннары» татар китабы клубында Фәнис Яруллинның иҗатын өйрәнәчәкләр

10 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Китап җыеннары» татар китап клубының чираттагы очрашуы уза.

Бу юлы катнашучылар күренекле татар язучысы Фәнис Яруллинның «Яшел утрау хуҗалары» повесте турында фикер алышачак, дип хәбәр итте Мәскәү татарлары автономиясенә сылтама белән «Татар-информ».

Әсәр укучыларны маҗараларга бай җәйге атмосферага чумдыра, шул ук вакытта яшь холыкның җиңеллеге һәм җаваплылык темаларын ача.

Клуб оештыручылары татар әдәбиятын яратучы һәркемне җылы һәм эчкерсез әдәби әңгәмәгә чакыра. Фикер алышу өчен кирәкле өзекне (182-210 битләр) сылтама аша укырга мөмкин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре