МАХ белән дуслаштыгызмы әле?

«МАХ»лы тормышка ике айлап вакыт үтеп бара. Аңа укытучылар гына түгел, әкренләп әти-әниләр дә ияләшеп килә. Шул ук вакытта әлеге платформага күчәргә ашыкмаучылар да бар. Бүген анда барлыгы 45 миллионнан артык кеше теркәлгән. Ә сез дуслашырга өлгердегезме әле?

Айдар Абдуллин, физика укытучысы (Әлки районындагы Базарлы Матак авылының 1 нче мәктәбе):

Бездә аны барлык укытучылар да куллана. Яңалык каршылыксыз булмый инде ул. Тора-бара барыбыз да шуның аша аралашачакбыз. Мөмкинлекләре шактый. Укучыларга интерактив тактасында да аңлатып була. Шул ук вакытта беррәттән «Сферум» белән дә эшләргә мөмкин.

Резеда Хәлиуллина, ятим балалар мәктәп-интернаты мөгаллиме (Минзәлә):

– Әти-әниләр белән МАХ аша аралашмыйм. Әлегә кирәге чыкканы юк. Авыру балаларны өйләренә барып укытам. Укытучылар белән шуннан аралашабыз. Элемтә бик ошый миңа. Вьетнам, Дубайдагы татарлар белән дә сөйләшәм. Ә менә Мәскәүдәге танышлар куярга ашыкмый әле.

Гөлназ Вәлиева, ике бала әнисе (Арча):

– Яңалыкны без һәрвакыт сагаеп кына кабул итәргә ияләнгән. МАХ челтәренә күчү турында хәбәрләр ишетелгәч, «Анысы нәрсәгә икән инде?» дигән уй килде. Иң беренче булып мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр арасында ишетелде. Моңа кадәр тәрбияче булып эшләсәм, хәзер авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куям. «Ватсап»тан видеоаралашу кыенлашкан иде. Бигрәк тә көн саен студент балалары белән күреп сөйләшергә ияләнгән әти-әниләр өчен. МАХ исә аралашу өчен бик кулай. Бернинди өзеклекләр юк. Мин канәгать.

Илмира Исхакова, инглиз теле укытучысы (Саба районының Тимершык мәктәбе):

– Әйе, күчтек. Без яшьләргә авырлыгы юк. Барысы да жайлы. Кыенлыкларын тапмадым. Башка кушымталар кебек тоелды миңа. Беренче елымны гына эшләгәч, сыйныф алмаска булдым. Шуңа күрә әти-әниләр белән аның аша аралашырга туры килми.

Таһир Андерҗанов, мәктәп-бакча директоры (Менделеевск районының Гришкино авылы):

– Күчеп беттек. Мин – консерватив кеше. «МАХ»ка гына түгел, «Ватсап»ларга да каршы. Ни өчен дигәндә, укытучыга бала белән күзгә-күз карап аралашырга вакыт калмый. Барлык хат, хисапларны шуның аша җибәрергә кирәк. Минем ихтыярда булса, бөтенләй бетерер идем. Элек мәктәпкә ике документ: журнал белән көндәлек җитә иде. Көндәлектән барысын да күреп һәм белеп була иде. Әти-әниләр атна саен шунда имзасын куйды. Хәзер укытучыларның эшен киметәбез дип, меңләгән документ керттеләр. Хәлләр шулайрак.

Заһир Хәсәнов, 7 нче лицей укытучысы (Казан):

– Әлегә күчмәдем. Киләчәктә кушыласы булыр. Укучылар белән «Ватсап» аша аралашабыз. Шуңа күрә мөмкинлекләре турында әйтә алмыйм.

Гөлназ Галиханова, мәктәп директоры (Кама Тамагы районы):

– Без, укытучылар – нәрсә кушсалар, шуны эшли торган халык. Барыбыз да күчеп беттек. Әти-әниләр арасында каршы килүчеләр дә бар. Хәзерге вакытта аларга аңлату эшләре алып барабыз.

Эльяра Нуриева, биш бала әнисе (Казан):

– Бакчада да, мәктәптә дә, әти-әниләргә шунда күчәргә куштылар. Мин –  әйткәнне үти торган әни. Күчәргә дигәннәр икән, күчәргә! Әле сузып йөрүчеләре дә бар. «МАХ»ның мөмкинлекләрне киңәйтүен ишетеп торабыз. Анда мәгариф кенә түгел, сәламәтлек саклау, мәдәният, туризм һәм башка өлкәләрдә дә халык өчен уңайлы сервислар булдырылган. Биредә шулай ук банк хезмәтләреннән файдаланырга, акча күчерергә, ясалма фәһем хезмәтләренә һәм консультацияләренә язылырга мөмкин. Әлеге мессенджер аша МФЦга язылып була.

Безнең белешмә: МАХ – Россиядә уйлап табылган мессенджер, цифрлы сервислар платформасы. Анда аудио һәм видео аша шалтыратулар, чатлар, тавыш хәбәрләре, зур файллар, акча җибәрү мөмкинлекләре каралган. Тест режимында мәгълүмат каналлары эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре