Цифрлы ярдәмче исәпләгеч күрсәткечләрен кертү һәм коммуналь хезмәтләргә түләү зарурилыгы турында искә төшерәчәк. Бу хакта платформаның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Российская газета».
1 апрельдән чат-бот аша идарәче компаниягә запрос та җибәреп булачак. Цифрлы ярдәмчедән файдалану өчен йортның МАХтагы чатына керергә, катнашучылар исемлеген ачып, шуннан чат-ботны табарга кирәк. Күпчелек төбәкләрдә яшәүчеләр өчен – «Госуслуги Дом» бу.
МАХтагы чатка йортның яки идарәче компания офисының мәгълүмат стендында урнаштырылган QR-код, шулай ук «Госуслуги Дом» кушымтасы аша керергә мөмкин.
Сүз уңаеннан, МАХта халыкның идарәче компанияләр белән берлектә эшләве өчен 539 мең йорт чаты булдырылган. Март азагында аларга кушылган кешеләр саны 12 миллионнан артып киткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез