Министр: «Ашлык бәяләре өскә сикерер» 

Республикада бөртеклеләрне урып-җыю эшләре тулысынча төгәлләнде диярлек. Хәзерге вакытта кырларда дүрт мең гектарда язгы бодай һәм карабодай гына калып килә. Моннан тыш, аграрийлар рапс, көнбагыш, яшелчәләр, шикәр чөгендере, кукуруз җыю, көзге чәчү, җир эшкәртү белән мәшгуль. Җыеп алынган уңыш күләме – 3 млн 662 мең тонна ашлык. Чыгышы – гектарыннан 27,8 центнер.

Дөрес, һава шартлары уңай булган очракта, уңыш тагын 10 процентка күбрәк буласы иде. Бу хакта журналистларга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

– Быелның уңышы күп төрле тискәре һава шартларына бәйле. Май суыклары 200 млн сум тирәсе зыян салды, нәтиҗәдә 8 мең гектарда язгы иртә өлгерә торган рапс белән шикәр чөгендерен, 3 мең гектарда көзге культураларны кабат чәчәргә туры килде. Июльдә ашлыклар чәчәк атканда корылык булды. Урып-җыю башланыр алдыннан мулрак уңышка өметләнгән идек, тик август башындагы ике атнага сузылган көчле яңгырлар ашлыкның башакта үсүенә китерде. 16,8 мең гектар ашлыкны азык максатында кулланырга туры килде, – диде Марат Җәббаров.

Республика күмәченә иң зур өлешне Буа һәм Тәтеш (170 мең тоннадан артык), Арча (160 мең тонна) районнары игенчеләре керткән. Тәтеш уңдырышлылык буенча да сынатмаган: гектарыннан 38,9 центнер. Шулай ук Кукмара (37,8 центнер), Әтнә (34,4), Кайбыч (32,9) районнарының күрсәткечләре мактап телгә ала торган. Ә менә Баулы (17,2), Ютазы (19,6) Әгерҗе (20,6), Азнакай (20,8) районнары игенчеләренә мул уңыш җыеп алырга көчле яңгырлар комачаулады.     

Бөртеклеләр җыеп алынса да, кырларда комбайн, трактор гөрелтесенең тынып торганы юк. Әйтик, быел шикәр чөгендере 55,6 мең гектарда утыртылган иде. Әлегә 17,1 меңе, ягъни 31 проценты казып алынган. Уңдырышлылык гектарыннан 440 центнерны тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 100 центнерга күбрәк. Гомумән алганда, республика буенча 2 млн тонна шикәр чөгендере алырга планлаштыралар.

Татарстанда әлеге тамыразыкны ике (Зәй һәм Буа) шикәр заводы эшкәртә. Аларда тәүлегенә 13 мең тоннадан артык чимал эшкәртелә. Барлыгы 240 мең тонна шикәр комы җитештерү планлаштырыла.

Урып-җыю эшләре белән беррәттән киләсе ел уңышына да әзерлек бара. Хәзерге вакытта 463 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән.

– Чәчү мәйданнарына аерым тукталасым килә, – диде Марат Җәббаров. – Алар узган еллардан аерыла. Ашлык базарындагы вазгыятьне бәяләгәннән соң, күп кенә хуҗалыклар югары маржиналь культураларга өстенлек бирә башладылар. Узган ел республикада рапс, көнбагыш, соя, майлы җитен, шикәр чөгендере һәм азык культуралары мәйданнары артты.

Ашлык бәяләренә килгәндә, әлеге вакытта 3 нче класслы бодайның 1 тоннасы 15 000 сум, фураж бодае – 11 550 сум, арыш – 8 800 сум, арпа – 11 200 сум.

– Без мул уңыш алыр өчен барысын да эшләдек, хәтта чыгымнар узган елга караганда күбрәк тә иде. Тик алда әйтеп узганымча, һава шартлары ашлык җитештерү буенча планлаштырганча булмады. 300 мең тонна продукцияне ала алмадык. Әгәр ашлыкның бер килограммын 10 сум дип алсак та, бу – 3 млрд сум дигән сүз. Алдан исәпләүләр буенча, җитештерелгән ашлыкның үзкыйммәте тоннасына 10,7 мең сумны тәшкил итә (чагыштыру өчен: 2023 елда тоннага 10,9 мең сум иде), – дип исәпләп күрсәтте министр.

Аның сүзләренчә, мөмкинлеге булганнар ашлыкны амбарларда саклый, чөнки алга таба ни буласын белеп булмый.

– Күп кенә төбәкләрдә гадәттән тыш хәл кертелде. Кайдадыр корылык, кайдадыр дым артыкка китте. Шуңа күрә ашлык бәяләре өскә сикерер, дип өметләнәбез. Без барлык хуҗалыклар белән элемтәдә, банкротлыкка чыгу алдында торган оешмалар юк, – диде министр.

Терлек саны күп булган республикада азык әзерләүгә дә зур игътибар бирелә. Әлеге вакытта хуҗалыклар силоска кукуруз җыя. 161 мең тонна гектар мәйданның 53 меңеннән  кукуруз җыеп алынган. Барлыгы 4 млн тонна силос әзерләргә планлаштыралар. Бу 1,5 еллык запас әзерләргә җитәчәк. Кайбыч һәм Бөгелмә районнарында еллык запас тупланган инде. Менделеевск, Лениногорск, Алабуга, Минзәлә, Чистай, Аксубай, Чүпрәле, Сарман һәм Актаныш районнарында бу күрсәткеч 80 процентка җиткән. Ә 16 район саннары уртача республиканыкыннан түбәнрәк. Иң аз терлек азыгы исә Югары Ослан, Әлки, Әлмәт һәм Яшел Үзән районнарында җыелган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре