Бүген – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне
“Һәр эш бирүче үзенең хезмәткәрен кайгыртырга, аңа тиешле шартлар тудырырга тиеш”. Бөтендөнья хезмәтне саклау көне уңаеннан оештырылган журналистлар белән очрашуда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова шулай диде.
– Соңгы өч айда Дәүләт хезмәт инспекциясенә эш урыннарына бәйле бәхетсезлек очраклары турында 62 хәбәр килде. 28 очракта кешеләр авыр тән җәрәхәтләре алган. Шунысы сөендерә – өч ай эчендә эш урыннарында үлем очрагы теркәлмәгән. Узган ел бу вакытта биш кешенең гомере өзелгән иде, – ди министр. – Без саннарның кимүен күзәтәбез. Әмма һәлак булган кешеләрнең гаиләләре кызганыч. Алар бит туендыручысыз, ятим кала. Әнә шуңа да эш урыннарында күңелсезлекләргә юл куймаска кирәк.
Министр иң куркыныч һәм җәрәхәт ала торган өлкәләр дип транспортировка, саклау, эшкәртү, төзелешне атады.
– Хезмәт урыннарында төрле юнәлештә эшләр алып барабыз. Кайдадыр техник белемнәрне ныгыталар, кайбер оешмада яңадан укыталар, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәләр, анкеталар тутырталар. Техниканың төзеклеге тикшерелә. Кыскасы, эш урыннарында уңайлы шартлар тудырыла, – ди министр.– Ел башыннан хезмәтне саклау һәм имгәнүләрне булдырмауга бәйле 51 тикшерү уздырылды. Эш урыннарында кагыйдә бозучыларга 43 кисәтү бирелде. Иң күп имгәнү һәм җәрәхәт алулар эшкәртү, транспорт тармагында. Биеклектән егылып төшү очраклары да күп.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез