Татарстан Рәисе халыкара салон кысасында Лаеш районында янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны әзерләү өчен югары технологияле укыту-күнегүләр полигоны ачылуы турында да әйтте. «Әлеге масштаблы полигон Татарстан ихтыяҗларына гына түгел, бөтен Идел буе федераль округына исәпләнгән. Ул гадәттән тыш хәлләргә җавап бирү системасы белгечләрен әзерләүгә көчле этәргеч бирергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Аның фикеренчә, Казанда мондый әһәмиятле чараны уздыру республиканың халыкара форумнар оештырудагы тәҗрибәсен тану турында сөйли һәм безнең казанышларны бәяләүгә лаеклы өлеш кертә. «Татарстанда куркынычсызлык өлкәсендә цифрлы чаралар актив кертелә. Илебезнең ашыгыч хезмәтләре куллана торган техниканың шактый өлеше республикада җитештерелә һәм чит илләрдә югары бәяләнә. Иминлекне тәэмин итү һәм халыкны яклау мәсьәләләре һәрвакыт безнең игътибар һәм стратегик планлаштыру үзәгендә булды. Белемнәребезне һәм технологияләребезне берләштереп, без хәзерге куркынычларга нәтиҗәле каршы тора алачакбыз һәм иминлекнең яңа стандартларын формалаштыруга саллы өлеш кертә алачакбыз дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез