Миңнеханов: "ЭНЕРГОПРОМ" гомумфедераль әһәмияткә ия булды"

Казанда башланган “ЭНЕРГОПРОМ” Татарстан халыкара форумы гомумфедераль әһәмияткә ия булды. Бу хакта форумның пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

“Сезне сөендерә һәм сезнең белән бергә үзем дә сөенә алам: әлеге форум гомумфедераль әһәмияткә ия булачак дип килештек. Уртак оештыру комитеты төзеләчәк. Аны безнең министр җитәкләячәк, без ярдәм итәчәкбез. Һәм әлбәттә, бүгенге көндә Россия өчен мондый мәйдан бик кирәк дип саныйм”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Форумның пленар утырышының темасы – “Яңа энергетика технологияләре һәм технологик лидерлык: тенденцияләр һәм чакырулар”. Анда Россия энергетика министры Сергей Цивилев та катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре