Миңнеханов һәм Цивилев KazanEnergyExpo халыкара күргәзмәсен карадылар

Казанда “ЭНЕРГОПРОМ-2025” халыкара форумы кысасында “KazanEnergyExpo” махсуслаштырылган энергетика күргәзмәсе ачылды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Сергей Цивилев та карады.

Күргәзмәдә үз продукциясен, шулай ук, энергетика өлкәсендәге технологик һәм цифрлы яңалыкларны илнең 19 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән 91 компания тәкъдим итә.

Арада иң зурысы – “Икеләтә җиңүчеләр” стенды. Ул энергетика тармагының Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышланган. “Икеләтә җиңүчеләр, чөнки сез сугышта җиңдегез һәм куәтле дәүләт төзедегез”, – диде Сергей Цивилев.

Күргәзмәне карап чыкканнан соң, Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга рәхмәт тә әйтте. Ул барлык кунакларны күргәзмә белән танышып чыгарга чакырды. “Бөек Ватан сугышыннан соң энергетика тармагының үсешенә бәйле бик яхшы күргәзмә оештырганнар. Авыр вакытта илебез шуның ярдәмендә аякка баскан. Һәм СССРның энергетика системасы ярдәмендә Россия бүгенге кыяфәтен алды”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре