Татарстанның тагын җиде кешесе медальләр һәм мактаулы исемнәргә ия булды. Карарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйган.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән республика җитәкчесе референты Альберт Галиәхмәтов, Кайбыч районы Халыкка мәдәни-ял итү хезмәте күрсәтү үзәге директоры Венера Сафиуллина, Татарстанның Киокусинкай Ассоциациясе башкарма директоры Алексей Софронов һәм хезмәт ветераны Роберт Хәйруллин хөрмәтләнде.
«Түбән Кама нефть базасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте киңәшчесе Айрат Метшин «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
Тагын ике карар мактаулы исемнәр бирүгә кагыла:
— «Алабуга-2. Нефтехимия» идарәче компания директоры Рамил Гайфуллинга «Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе» исеме;
— Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакировка «Татарстан Республикасының атказанган экологы» мактаулы исеме.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез