Газетага язылу

Миңнеханов Казанда Кыргызстан генераль консулы белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанның Казандагы генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда катнашучылар Россия-Кыргызстан мөнәсәбәтләре кысаларында элемтәләрне үстерү турында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, Татарстанның кайбер компанияләре үз продукциясен Кыргызстанга җибәрә.

Татарстан башкаласында Кыргызстанның Генераль консуллыгы ачылачагы турында быелның май аенда билгеле булды. Бу карарны Кыргызстан Президенты Садыр Жапаров имзалады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре