Миңнеханов: Татарстан Россиянең энергетика иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә

Татарстан Россиянең энергетика иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов БДБ Электр энергетикасы советының 66 нчы утырышында әйтте. Очрашу "ЭНЕРГОПРОМ" Татарстан энергетика форумы кысасында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан икенче ел рәттән бердәмлекнең электр энергетикасы әйдәп баручы экспертлары диалогы өчен мәйданчыкка әверелә. "Электр энергетикасын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган дәрәҗәле чараны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә", - диде республика Рәисе.

Ул ассызыклаганча, Татарстан - икътисадый үсеш темплары буенча илдә лидерлар рәтендә. Узган ел тулаем төбәк продукты 5,2 триллион сумнан артып киткән, электр энергиясен куллану 5,1 процентка арткан һәм 35 миллиард квт·сәг тәшкил итә.«Татарстан энергетика инфраструктурасын модернизацияләү буенча инвестицион проектларны гамәлгә ашыра, инновацион технологияләрне гамәлгә кертә. Соңгы 5 елда гына да Татарстан энергетикасына инвестицияләр күләме якынча 170 миллиард сум тәшкил итте", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Россия Энергетика министры, БДБ Электр энергетикасы советы президенты Сергей Цивилев «ЭНЕРГОПРОМ» форумын оештырган өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул «KazanEnergyExpo» энергетика күргәзмәсенә югары бәя бирде. Министр «Икеләтә җиңүчеләр» колачлы экспозициясен аерым билгеләп үтте. Ул энергетика тармагы вәкилләренең Бөек Җиңүгә керткән өлешенә, шулай ук сугыштан соңгы чорда энергетика инфраструктурасын торгызу буенча гаять зур эшкә багышланган.
БДБ Электр энергетикасы советының 66 нчы утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, РФ Энергетика министрлыгы башлыгы аларга эшләрендә уңышлар теләде. "Ышанам ки, безнең уртак эшчәнлегебез дәүләтләребез арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә зур өлеш кертәчәк", - диде Сергей Цивилев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре