Миңнеханов: «Халык дәүләт органнарының эшен дәүләт хезмәтләре сыйфаты аша бәяли»

Татарстан Рәисе Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә катнашты. Ул тармак эшчәнлегенә бәйле кайбер мөһим мәсьәләләргә игътибар итте.

Татарстан Рәисе әйтүенчә, бүген кешеләр дәүләт органнарының эшен «Дәүләт хезмәтләре» эше сыйфаты буенча бәяли.

– Безнең бурыч – дәүләт хезмәтләрен халык өчен мөмкин кадәр уңайлы итә. Махсус хәрби операциядәгеләрнең гаилә әгъзаларына һәм үзләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Шулай ук дәүләт хезмәтләрен күрсәтү вакытын кыскарту буенча эшне дәвам итәргә. Быел аларны, узган ел белән чагыштырганда, 2 тапкыр киметергә кирәк, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов мәгариф өлкәсен цифрлаштыру турында да әйтте.

- Татарстанда 15 ел элек эшләнгән электрон белем бирү системасы яңарту таләп итә. Тик ел башында гамәлгә кертелгән яңа системаның эшләве турында зарлар бар. Министрлыкларга мәсьәләне бергәләп хәл итәргә, системаны камилләштерергә кирәк, - диде ул.

Рәис киберһөҗүмнәрнең шактый артуын һәм мөһим чаралар алдыннан мәгълүмати куркынычсызлыкны, видеокүзәтү системаларының өзлексез һәм яхшы эшләвен тәэмин итәргә кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре