Миңнуллин: "Коронавирусны тест ярдәмендә генә ачыклап була, температурага гына карамый"

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин грипп, ОРВИ һәм коронавирусны ничек аерырга икәнлеген аңлатты. Министр белдерүенчә, аларның өчесенең дә билгеләре охшаш,шуңа күрә бер чирне икенчесе белән бутарга ярамый.

"Грипп кисәк кенә температура күтәрелүдән башлана, бөтен гәүдә сызлый. ОРВИ вакытында беренче өч көн дәвамында тамак авырта, борынга томау төщшә, күздән яшь ага, - ди министр. - Коронавирус грипп кебек тә, ОРВи кебек тә башлана ала. Әмма аның иң төп билгесе- ис сизми башлау. Әгәр сез әйтик шуд ук кәһвә исен сизми башлагансыз икән, сездә ковид булуы ихтимал. Моны төгәл ачыклау өчен тест тапшырырга кирәк. Ковидны шулай гына ачыклап була.

Марсель Миңнуллин белдерүенчә, һәр өч очракта да дәвалануны төгәл диагноз куелгач кына башларга мөмкин. Ник дигәндә, аларның һәркайсының дәвалау алымнары төрле. Аннары грипп белән ОРВИ бер атна эчендә бетсә, коронавирусны дәвалау өчен күпкә күбрәк вакыт таләп ителергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре