Минтимер Шәймиев үз тавышын республиканың Лаеш районы Боровое Матюшино бистәсендәге сайлау участогында ясады.
Моннан тыш, ТР Дәүләт Киңәшчесе бистә халкы белән аралашты, шулай ук «Девчата» һәм «Орлята» хореография коллективларының, Лаеш районының «Алчәчәк» халык коллективының чыгышларын карады.
Билгеле булганча, Дәүләт Думасына барлыгы 450 депутат сайлана. Федераль округ буенча республикадагы сайлауда 10 партия катнаша. Бер мандатлы алты округта исә төрле партияләрдән 32 кандидат бар.
Исегезгә төшерәбез, 18-20 сентябрьдә республикада Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлау, Биектау бермандатлы сайлау округында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау һәм республиканың 40 районында җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау уза.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез