Мисырда Кызыл диңгездә батискаф һәлакәтендә ирен югалткан, үзе исә могҗиза белән генә исән-имин калган табиб котчыкмалы фаҗига турында сөйләгән.
Кристина Вәлиуллина әйтүенчә, ул клиник үлем кичергән һәм хәзер савыгып килә. Аның балалары да зыян күргән. Ханым Мисыр табибларына үлемнән коткарып калулары өчен бик рәхмәтле.
Кристинаның шушы фаҗигадә гомере өзелгән ире дә табиб булган.
“Бөтен гомерен кешеләрне коткаруга багышлады. Искиткеч яхшы кеше, кайгыртучан ата һәм әйбәт ир иде”, – дип сөйләп үткән табиб ханым.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез