Газетага язылу

Михаил Виноградов: «Татарстанда сайлауның өченче көнендә тотрыклы вәзгыять саклана»

«Татарстанда сайлауның өченче көнендә тотрыклы вәзгыять саклана. Татарстан һәм Казанда беренче тапкыр гына булуым түгел. Республика районнарында сайлау барышы белән дә танышып кайттым. Миңа сайлау көннәрендә халыкның кәефен үз күзләрем белән күрү бик мөһим». «Петербург сәясәте» фонды президенты, сәясәт белгече Михаил Виноградов Бердәм мәгълүмат үзәгендә журналистлар белән аралашу барышында шулай дип белдерде.

Ул Татарстанда Дәүләт Думасына сайлау өчен әһәмиятле булачак факторларны атады. Шулай ук сәясәтче тавыш бирүне оештыруга, төбәкнең федераль мәнфәгатьләр өчен көрәшенә һәм сайлаучыларның кәефенә игътибар итте. Михаил Виноградов билгеләп үткәнчә, халыкның Дистанцион Электрон тавыш бирүгә (ДЭГ) мөнәсәбәтен исәпкә алып, республика сайлауда катнашуның төрле юлларын саклый. Аның сүзләренчә, мондый алым сайлаучыларның төрле төркемнәренең өстенлекләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә. 

Икенче үзенчәлек итеп белгеч Дума сайлауларын Татарстан һәм аерым территорияләр мәнфәгатьләрен федераль дәрәҗәдә алга сөрү өчен куллану мөмкинлеге буларак карап булуын атады. Тагын бер мөһим фактор дип ул иҗтимагый кәефне билгеләп үтте. «2026 ел – Россия халкы арасында билгесезлектә, гел нәрсәгә булса да борчылу халәтендә уза торган ел буларак истә калачак. Хәзер социологлар сентябрьдә борчылуның бераз кимүен күрсәтә, ләкин апрельдән августка кадәр ул югары иде. Кемнеңдер илдә барган вәзгытькә ачуы килә, икенчеләре исә үзләренә кагылмауларын тели. Бу безнең һәрберебез үз тирәбездә күрә торган мисаллар», – диде белгеч. Аның фикеренче, Татарстанда барыбер дә төрле яктан була торган катлаулы хәлләрне булдырмас өчен җитәрлек көчле хакимият эшли. 

Исегезгә төшерәбез, бүген сайлауда тавыш бирүнең өченче көне. Федераль дәрәҗәдә республика халкы Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлый. Бер үк вакытта 50 нче Биектау бер мандатлы округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау, шулай ук муниципаль сайлау кампанияләре үткәрелә. Сайлау участоклары кичке сигезгә кадәр эшли. Шуннан соң тавышларны санау һәм йомгаклау беркетмәләрен рәсмиләштерү башланачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре