Мөмкинлекләр тудырылган. Хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек

Бүген Татарстанда яшәүчеләрнең 1,5 миллионын яшьләр тәшкил итә. Республикада аларга яшәү өчен дә, эш һәм ял өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Шул ук вакытта хәл итәсе мәсьәләләр дә җитәрлек. Татарстанның Төбәк белән идарә итү үзәге оештырган утырышта яшьләр сәясәтенең әнә шул авырткан урыннары турында сөйләштеләр.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сүзләреннән аңлашылганча, бүген республикада 35 яшьләр үзәге, 225 яшүсмерләр клубы, 55 «Яшь гаилә» клубы, балаларга һәм яшьләргә психологик ярдәм күрсәтүче 7 үзәк эшли. Махсус хәрби операция башлангач, соңгысына ихтыяҗ бермә-бер арткан.

– Бүген яшьләр сәясәте өлкәсендә бик зур эшләр башкарыла. Әмма хәл итәсе сораулар да шактый. Бигрәк тә район җирендә. Быел Гаилә елы булуга карамастан, кайбер җирлекләрдә әле дә булса чараларны тиешенчә оештырып бетереп булмый. Ник дигәндә, кайбер районнарда моның өчен шартлар җитеп бетми. Аларда яшьләр белән эшләүче белгечләр дә бармак белән генә санарлык, – ди министр.

Лаеш, Питрәч кебек Казанга якын районнарда яңа төзелгән күпфатирлы йортлар күпләп урнашкан микрорайоннарда яшьләр тормышын җанландырырга шартлар булмаудан да зарланып алды ул. Министрның бу сүзләрен Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да җөпләде.

– Хәзер бөтен ил күләмендә «Россия яшьләре» программасы гамәлгә ашырыла. Аның кысасында яшьләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр кабул итәбез. Алар арасында яңа күпфатирлы торак йортлар төзелгән җирләрдә яшьләр үзәкләре дә булдыруны сорап шалтыратучылар күп. Кызганыч, бүген мондый йортларны төзегәндә күп кенә социаль объектлар, шул исәптән яшьләр өчен эшләүче махсус урыннар турында да онытып җибәрәләр. Ятим балалар, яшь белгечләргә ярдәм итүгә  бәйле хәл итәсе мәсьәләләр күп, – ди омбудсмен.

Республикада гомер итүче яшьләрнең күбесе үзенә нинди дәүләт ярдәме тиешлеген дә белми икән. «Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Анда катнашкан яшьләрнең өчтән бере үзенә нинди ярдәм тиешлеген дә, нинди ташламаларга ия булуын да белми икән. Күбесе студентларга транспорт картасы бирелүдән генә хәбәрдар. Утырышта катнашкан бер төркем белгеч бу юнәлештә дә эшне көчәйтергә кирәклеген искәртте.

Студент дигәннән, районнарда калага укырга киткән егет-кызларның кире туган төбәгенә кайтып эшләвенә өметләнәләр. Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова бу очракта, нәтиҗәгә ирешү өчен, һәрбер яшь белгеч белән аерым-аерым эшләргә кирәклеген искәртте.

– Бүген Татарстан яшьләрне сыйфатлы белем бирү системасы, төрле социаль программалар, уңайлы инфраструктура ярдәмендә җәлеп итә. Җаның теләгәнчә ял итәр өчен дә шартлар бар. Шул ук вакытта күп кенә тармаклар яшь кадрларга кытлык кичерә. Бүген яшьләр эшмәкәрлек юнәлешендә бик актив. Әмма араларында ялланып эшләргә теләүчеләре аз. Шул юнәлешкә игътибарны арттырырга кирәк. Бигрәк тә район җирләрендә. Әгәр укытучы, табиблар җитми икән, һәр белгеч белән шәхсән – адреслы рәвештә эшләргә кирәк. Ул вуз тәмамлагач, үз районына кайтып эшләрлек булсын, – ди Эльмира Зарипова.

Министр сүзләренә караганда, бүген республиканың хезмәт базарында 15–35 яшь аралыгындагы 745 мең кеше исәпләнә. Республикадагы яшьләрнең мәшгульлек дәрәҗәсе – 51 процент. Россия күләмендә бу сан – 46 процент. Бүген аларга хезмәт базарында 60 меңнән артык вакансия тәкъдим итәләр.

Утырышта гомер озынлыгы, яшьләрнең сәламәтлеге турында да сүз булды. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов китергән саннардан аңлашылганча, ел башыннан бирле республикада, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 469 балага азрак туган. Туганнарының да күбесенең сәламәтлеге мактанырлык түгел икән. Белгечләр моны яшьләрнең репродуктив сәламәтлегенә салкын каравыннан күрә. Вазгыятьне уңай якка үзгәртү өчен, яшьләрнең әти-әни булуга җаваплырак каравы, бу эшне «аннары»га калдырмавы, әти-әни булу сәләтен югалтмавы кирәк, ди алар.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре