«Мондые да була икән!» Казанда Альберт Вәлиуллин концертлары узды

Тыйнаклык, тере тавыш, сәхнә гадилеге. Җырчы Альберт Вәлиуллинның Казанда ике көн рәттән гөрләтеп концертлары узды.

Башкалардан аерылып тора алган җырчы ул. Алып баручысы да юк, янында сикереп биючеләре дә комачау итеп йөрми. 3 сәгатьлек концертында бары тик ике яшь җырчы гына икешәр җыр җырлады да, калганын Альберт үзе башкарды. Шулай да гел бер кием белән генә җырламады. Дүрт костюм алыштырып өлгерде.

Җырчы күңел түрләренә үтәрлек итеп, моңлы җырлар башкара. Бер генә дә мәгънәсез җыры юк. Барысы да матур хәтирәләрне искә төшерә. Миңа аеруча туганнар турындагы җыры ошады. Инде икенче ел рәттән җырчының концертларын караучы буларак шуны әйтә алам – алар нәселендә туганлык көчле. Зал тутырып киләләр, сәхнә тутырып чыгып бүләккә күмәләр. Монысы да матур гадәт. Күпләр туганнардан читләшкән мәлдә, Альберт өчен сөенеп киләләр икән, бәхет бит бу. Шатлык бүлешүчеләр булу бик кирәк.

Озын сүзнең кыскасы, безгә концерт бик ошады. Колакларны томаландыручы каты тавышлы музыка юк, күзләрне камаштырган ут та уйнап тормый. Кыскасы, бернинди шоу, кеше арасында йөрү, мактану, кычкыру ишетелмәде. Тагын бер кат тыйнаклыгына шаккаттык. Башка җырчылар кебек сорап кул чаптыру, сәхнә уртасында зур сөлгегә бит сөртү, тамашачы алдында су эчү – болар монда оят күренеш. Җырчы үзе дә оялмыйча, оят дигән сүзләрне еш кабатлады. Хәтта, сәхнәдә бер урында басып торып җырлый белүе дә башкаларга үрнәк аның.

Альберт Вәлиуллин бер сөйләшкәндә, 2004 елда укып бетергәч сәхнәдә шоу ясаучыларны күреп, миңа монда урын юк икән дип башка юнәлешкә киткән идем, дигән иде. 20 елдан соң кире кайтып, үз тамашачасын җыя алды.

Артымда рус хатыннарына өйләнгән ике татар егете утырды. Яннарында сөйгәннәре дә бар. Шуның берсе “кроме яратам ничего не понимаю” дисә дә, концертны бик ошатуын әйтә. Мин дә сөенеп кайттым – әкренләп безнең халыкның да зәвыгы үзгәрә, алар да тыйнаклана башлаган икән дим! Дөрестән дә шулай – һәркем үзенә кирәкне эзләп таба инде!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре