Белгеч әйтүенчә, бу – мошенникларның тозагы. Шул рәвешле алар кешене җинаятьчегә – дропперга әйләндерә. Акчаны башка картага күчерүне сорау кешене урланган акчаны «юу» чылбырына тартып кертә, дип аңлатып үткән ул.
Кучава сүзләренә караганда, шул рәвешле акчаны кире кайтарган кеше, җинаятьчегә әйләнеп, Үзәк Банкның мошенниклык операцияләре турында мәгълүматлар базасына эләгергә мөмкин. Аның кисәтеп әйтүенчә, имештер, ялгыш күчерелгән акчаны кемнеңдер үтенече белән һич тә күчерергә ярамый. Белгеч аңлатып үткәнчә, бу очракта, банкка шалтыратып, ниндидер шикле акча күчү турында хәбәр итәргә һәм аны җибәрүченең реквизитларына рәсми төстә күчерү эшен башлауны сорарга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез