Интернетта таралган хәбәр – фейк. Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы кичә күпләрнең тынычлыгын алган хәбәргә чыклык кертте.
Билгеле булганча, кичә Интернетта мошенниклар дәүләт хезмәтләре порталы аша кешенең милкен сата ала икән, дигән хәбәр таралды. Имеш, моның өчен аларга кешенең паспорт, СНИЛС номерларын белү дә җитә. Бу хәбәр шактый шау-шу уятты билгеле. Күпләр, үзләреннән башка милек белән бернинди гамәлләр дә башкармауларын сорап, Россреестр идарәсенә хат язарга ашыкты.
Ниһаять, Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы бу уңайдан рәсми белдерү белән чыкты. Министрлык белгечләре белдерүенчә, дәүләт хезмәтләре порталында милек сату-алу мөмкинлеге бөтенләй каралмаган. Аның аша милек хокукын рәсмиләштерү өчен гариза гына тапшырып була.
– Әлеге гариза “Госключ” кушымтасы аша имзалана. Башта Россреестр идарәсе аны яхшылап тикшерә, бары шуннан соң гына милек хокукын рәсмиләштерү турында карар кабул ителә. Электрон имзаны чынына охшатып ясап булмый. Сертификатны чыгару өчен ике катлы аутентификация узып, чит ил паспорты яки биометрия ярдәмендә шәхесеңне расларга кирәк. Шуңа күрә мошенниклар сезнең телефонны кулга төшергән очракта да, “Госключ” кушымтасында документларыгызны имзалый алмаячак, – диелә рәсми хәбәрдә.
Шулай да милкең өчен тыныч булу өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Цифрлы үсеш министрлыгы белгечләре моның өчен, милек теркәү белән бәйле гамәлләрне милек хуҗасының үзеннән башка башкаруны тыюны сорап, дәүләт хезмәтләре порталы аша Россреестр идарәсенә хат язарга куша.
Фото: zolotoi-st.ru
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез