Газетага язылу

Мошенниклар сырхауханәләр исеменнән алдый башлаган

Телефон мошенниклары сырхауханәләр исеменнән алдый башлаган. Алар үзләрен медицина оешмасы хезмәткәре дип таныштыра һәм кесә телефонына махсус кушымта йөкләргә куша. Шул рәвешле төп башына утырталар, дип кисәткән хокук саклаучылар. 

Кырыкалдарлар әлеге кушымта табибка язылу һәм башка шундый максатлар өчен кирәк дип үгетли. Тик кушымтаны йөкләгәч, кесә телефоны белән идарә итү мошенниклар кулына күчә һәм алар бу җайланмага беркетелгән барлык банк карталарындагы акчаны урлый.

Россия ЭЭМ мәгълүматларына караганда, 2024 елда илдә яшәүчеләр киберҗинаятьчеләр аркасында 168 миллиард сум акчасын югалткан. Мошенникларга берьюлы иң күбе 180 миллион сум акча күчергәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре