Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.
Заманча технологияләр үсү сәбәпле, акча урлау очраклары һәм суммалары нык арткан. Шуңа күрә дәүләт бурычы – шушы ук технологияләрне кешеләргә мөмкин кадәр азрак зыян салырдай итү. Аксаков билгеләп үткәнчә, кредит алуга үз-үзеңә тыю салу иң нәтиҗәле чара булып тора.
Соңгы мәгълүматларга караганда, 21 миллион кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган инде. Депутат шулай ук басым ясап әйткәнчә, урланган акчаны күчерү һәм “тере акча”га әйләндерү өчен банк карталарын, счетларын бирүче кешеләр – дропперларга карата җинаять җаваплылыгын гамәлгә кертү әлеге хәлдән котылуга бик җитди йогынты ясаган. Аның сүзләренә караганда, узган елның беренче яртысында акча урлау очраклары, 2024 елдагы кебек үк, бик күп булган.
Әмма 5 июльдән – закон үз көченә кергәннән соң, урланган акчаларны дропперлар картасы аша күчерү очраклары берничә тапкыр кимегән. Моннан тыш парламентчы куллану кредитлары буенча “суыну чоры”ның гамәлгә кертелүе турында искә төшергән. Хәзер 50 меңнән 200 мең сумга кадәр кредит өчен – 4 сәгать, ә 200 мең сумнан артыграк күләмдәге кредит өчен – 48 сәгать тәнәфес күздә тотылган. Аксаков әйтүенчә, бу чара кешеләргә, барысын да төптән уйлап, үзләренә ирексезләп бирелә торган кредиттан баш тарту мөмкинлеге ача.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез