Чабынырга яратучылар урманнан кайтып керми бу көннәрдә. Кышка урман себеркесе җыеп калырга ашыга алар. Кемнәрдер тыныч күңел белән җыйса, экологлар күренмәгәе, дип шөбһәләнүчеләр дә юк түгел. Иң мөһиме – тиешле урында җыярга һәм балта белән кагылмаска!
– Каен миллеге җиләк белән бер вакытта җитешә. Гадәттә 12 июльгә кадәр җыялар. Аны махсус урында гына әзерләргә ярый. Теләсә кая кереп җыярга түгел. Безнең урманчылыкта тыюлыклар да бар. Анда штраф биш мәртәбә күбрәк. Алдан безгә мөрәҗәгать итсәләр, әйбәт җирләрне күрсәтер идек. Курыкмыйча, шунда яшь каеннардан җыя алачаклар. Шуның белән урманга да файда китерерләр иде. Агачка зыян китергән өчен штраф салулар ел саен булып тора. Иң күңелсезе – ботагын гына җыймыйлар, яшь каеннарны балта белән аударып калдыралар, – ди Балык Бистәсе районындагы Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев.
Тәртибен белүчеләр миллек җыярга беркайчан да балта күтәреп бармый. Саба районында яшәүче Марат Әхмәтвәлиев шартларын кечкенәдән белеп үскән.
– Урманда яшәдек без. Әтием лесник иде. Ул чакта хөкүмәткә урман себеркесе җыеп тапшыру бар иде. Соңгы 4–5 елда сатарга бәйли башладым. Ел саен бар нәрсәнең дә бәясе үсә бара. Миллекнекен дә күтәрергә туры килә. Берсе – 120 сум. Бензин бәясе дә арта, каен үскән җирне эзләп барырга кирәк. Эсседә җыю җиңел түгел. Кигәвен, черки тешли җитмәсә. Миллекне июль урталарына кадәр әзерлим. Бер алган кеше ел саен сорый. Әйбәт, диләр. Зарланганнары юк. Каенныкын җыям. Бездә имәннәр аз. Кәкре-бөкре агачтан юньле яфраклы себерке чыкмый. Каенга әрем, мәтрүшкә кушам. Теләсә ничек ботап алмыйм, агачның аскы өлешеннән генә җыям. Экологлар бәйләнми. Кечкенә улым да бәйли хәзер. Үзенә бераз акча эшли. Агачлар саргая башлагач, халык миллек сорый. Ул чакта инде соң була. Алдан заказ бирүчеләргә генә бәйлим, – ди ул.
Хезмәттәшебез Эльвира Вәлиева да ялын бушка үткәрми. Әле җиләккә, әле гөмбәгә бара. Миллеген дә әзерләп куйган инде.
– Күп җыймыйбыз, 20 ләп булды ахры. Агачка зыян китермибез. Каенның аскы ботакларын кисеп алабыз. Энем бәйли. Себерке кипкәч, бавын ныгытып куя торган бәйләү ысулын белә ул. Без өйрәнә алмадык, шуңа күрә бу эшне аңа тапшырабыз, – ди Эльвира.
Вәсилә Сабирова Казанда яши. Заводта кранчы булып эшли. Мунчаның тәмен миллексез күз алдына китерми ул. 85 яшьлек әнисе Кәүсәрия дә рәхәтләнеп чабына икән. Икешәр мәртәбә: башта ылыс, аннан каен себеркесе белән. Менә шулай сихәт, көч-куәт табалар.
– Кама Тамагы районының Яшелчә авылына атна саен кайтып йөрибез. Әниебез җәй буе шунда тора, көзгә шәһәргә яшәргә килә. Миллекне үзебез җыябыз. Әни бәйли. Башка берәүгә дә ышанмый. Бәйли белмисез, ди. Елга 90 ны әзерлибез, – ди Вәсилә Сабирова.
Белмичә кагылма!
– Урман утыртмаларын законсыз кискән, зарарлаган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган, – дип белдерделәр Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат үзәгендә. – Гади кешеләргә аның күләме – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга – 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Бу гамәлләр техника кулланып башкарылса яки урман-паркта кылынса һәм җинаять җаваплылыгы булып саналмаса, гади кешеләрнең законсыз файдаланылган табигать байлыклары тартып алына һәм 4 меңнән 5 мең сумга кадәр штраф салына. Вазыйфаи һәм юридик затларга бу сумма тагын да зуррак. Законсыз киселгән, шулай ук урман утыртмаларының үсешенә зыян китергән чакта җинаять җаваплылыгы каралган.
Россия Урман кодексының 33 нче маддәсе нигезендә гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен урман ресурсларын әзерләү һәм җыю тәртибе Россия төбәкләре законы белән билгеләнә.
«Татарстанда урманнардан файдалану турында» Законда урман кишәрлекләреннән файдалануга карата таләпләр билгеләнгән. Киселгән агач-куакларның гына ботакларын җыярга була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез