Газетага язылу

Муса Җәлилнең безнең редакциягә язган хаты: «Бу – нигезсез гайбәт»

Быел татар халкының каһарман улы, Советлар Союзы Герое, СССРның Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына – 120 ел. Аның исеме газетабыз өчен бик кадерле. Узган гасырның 20 нче елларында ул «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт куя. Соңрак, инде шагыйрь буларак танылгач та, газета белән араны өзми.

Муса Җәлилнең безнең редакциягә язган хаты: «Бу  – нигезсез гайбәт»

Газетабыз каһарман-шагыйрьнең исемен беркайчан да онытмый. «ВТ» архивында Муса Җәлил һәм аның иҗатына бәйле язмалар, рәсми документлар шактый. 1965 елда газетабыз гамәлгә куйган көрәш турнирына да аның исеме бирелә. Шулай итеп, без ел саен татарның иң көчле егетләре белән Муса Җәлилнең батырлыгын искә алабыз. 
Бу сәхифәбезнең дә максаты – каһарман-шагыйрьнең тормыш сәхифәләрен барлап, аның белән якыннанрак таныштыру. Биредә сез аның хатларын, иҗаты һәм тормыш юлына багышланган әңгәмәләр һәм язмалар күрерсез. 

 

Август урталары, 1937 ел. Мәскәү

Иптәш редактор!

Шушы хатны газетагызда басып чыгаруыгызны сорыйм.

«Кызыл Татарстан» газетасының 1937 ел, 10 августта чыккан 183 нче номерында Фатих Мөсәгыйтнең «Татар опера студиясе турында» дигән мәкаләсе чыкты. Бу мәкалә нигездә Татар опера студиясенең эшләрен дөрес тәнкыйть итә һәм җитәкчелек тарафыннан җибәрелгән хаталарны, җитәксезлекләрне төбендә дөрес фаш итә. Шуның өчен студиянең эшен яңадан коруда, аның җитешсезлекләрен бетерүдә бу мәкалә уңышлы роль уйнаячак.

Ләкин мин мәкаләдә минем исемем белән бәйләп язылган кайбер юлларга карата түбәндәге төзәтмәне бирергә үтенеч белән үземне бурычлы саныйм:

Ф. Мөсәгыйт үзенең мәкаләсендә минем тарафтан язылып ята торган кайбер әсәрләр турында: «М. Җәлил иптәш «Алтынчәч», «Балыкчы кызы»н язган, ләкин... алар бүгенге көн сорауларына җавап бирерлек түгелләр», – ди. Аннан: «...аның (Төхфәтуллинның. – М. Җ.) биргән темалары да үзләренең исемнәре һәм эчтәлекләре белән бик зур түгелләр», – ди дә, шул әсәрләр арасында «Балыкчы кызы» белән «Алтынчәч»не күрсәтеп, түбәндәге юлларны өсти: «Болар бүгенге көн продуктлары булудан бигрәк, совет эшче-крестьян сыйныфы тарафыннан җимерелгән иске тормышның үлем алдында, актык сулышларын алганда һәлак булу нәтиҗәсендә туган «җимеш»ләренә охшыйлар».

Башта «Балыкчы кыз» турында

«Балыкчы кыз» әле минем тарафымнан язылып беткәне юк, шунлыктан беркая да тапшырылганы да, бер җирдә дә укылганы да, тикшерелгәне дә юк. Бары тик үткән ел студия каршындагы бер киңәшмәдә аның планы гына тикшерелде һәм төбендә темасы, сюжеты ярарлык табылды. Ләкин бу әсәрне язу өчен минем бер оешма белән дә договор төзегәнем һәм акча алганым юк. Аны язу минем иҗат планымда да әле, әзер материаллар белән әле язып бетергәнем юк. Шулай булгач, Ф. Мөсәгыйт бу әсәр белән бөтенләй таныш түгел. Тик аның исемен генә ишетеп белә.

Бу әсәрнең темасы шуннан гыйбарәт: 1933 елда Каспий һәм Волга буйларындагы балыкчы колхозларында сыйныфый дошман калдыклары чираттагы путинаны өзәргә, балыкчы ударникларны коралсызландырырга тырышалар. Ләкин батыр балыкчы колхозчылар, аларны фаш итеп, путина планын ударникларча үтиләр.

Минем беләсем килә: ни өчен балыкчы колхозларындагы сыйнфый дошман калдыкларына каршы көрәшне чагылдырган әсәр «бүгенге көн сорауларына җавап бирми» һәм ни өчен аны язу «җимерелгән иске тормышның үлем алдында, актык сулышларын алганда һәлак булу нәтиҗәсендә туган «җимеш»ләренә охшый» икән? Кайчаннан бирле совет язучысы өчен балыкчылар колхозындагы тормышны чагылдыру хурлыклы, оятлы эшкә әйләнде?

Билгеле, Ф. Мөсәгыйт монда әсәрнең исеменә карап кына хөкем йөртә. «Балыкчы кыз» дигән исем аның күңелендә шик тудырган да, ул әсәр язылмас борын алдан җавапсыз чыгыш ясап, авторга политик ярлык ябыштырырга тырыша.

Инде «Алтынчәч» турында. Бу әсәр ханнарга каршы үзенең ирекле йорты өчен көрәшкән халык батыры турындагы борынгы халык әкиятенә нигезләнгән. Дөрес, либреттоның беренче вариантында күп кенә кимчелекләр бар. Аларны рецензент иптәшләр дөрес күрсәттеләр. Ләкин аның турында бер җирдә дә бөтенләй кире кагып карар чыгарылганы юк. Киресенчә, аны төзәтергә куштылар. Ашыгыбрак язылу аркасында, анда тарихи чорларны саташтыру, образларны җанлы һәм тирән эшләмәү, халык (масса)ның ролен ачык күрсәтмәү, либретто өчен артык озын язу кебек кимчелекләр калган. Аларны төзәтеп, ныгытып эшлисе бар. Әсәрнең язылу процессында (беренче вариантларында) бик зур хаталар булырга мөмкин. Иптәшләрнең тәнкыйте һәм рецензияләр шуларны төзәтергә, әсәрне тулы, дөрес язып тәмамларга ярдәм итәчәк.

Ләкин ни өчен халык батырлары турындагы халык әкиятләрен (гомумән халык әкиятләрен) тема итеп алып эшләү совет язучысы өчен хурлыклы булырга тиеш? Кайчаннан бирле безнең өчен халык иҗаты, халык әдәбиятының бай, матур темалары ят һәм дошман булдылар? Бу бит ачыктан-ачык авербахчы-таппчыларның күптән читкә кагылган «сулагай» карашлары!..

Монда да, әлбәттә, Мөсәгыйткә исем ошамаган. Ул халык әкиятенең исеменнән үк өркеп, тизрәк РАПП «тәнкыйтьчеләре»нчә ярлыгын тагарга ашыккан. Болай булгач, Ф. Мөсәгыйть совет язучысы Алексей Толстойның «Петр I» дигән романының исеменә ничек түзә икән? Патшаның исеме ләбаса!

Шул мәкаләдә тагын: «хәзер «Югалган шатлык»ка язылган музыкага яңа текст язу директор тарафыннан М. Җәлил иптәшкә тапшырыла...» – диелгән. Бу шулай ук нигезсез гайбәт. Мин «Югалган шатлык»ка яна эчтәлек бирергә һич җыенганым юк. «Югалган шатлык» турында минем фикерем тиешле документларда әсәр кулга төшкән моментта ук әйтелгән.

Мин һәм композитор 3. Хәбибуллин атаклы шагыйрь М. Гафуриның «Кара йөзләр» дигән әсәрен либретто итеп эшләү турында уйлаштык һәм рецензиягә тәкъдим ясадык.

Һәркемгә билгеле, М. Гафури белән Ф. Борнаш – икесе ике кеше (бәлки, моны Мөсәгыйть кенә белми торгандыр). «Кара йөзләр» дигән әсәрнең бары тик Борнашка һичбер мөнәсәбәте юклыгын һәркем белә (директорның миңа беркайчан да тема биргәне юк).

Мин уйлым, һәрбер либреттист һәм композиторны атаклы совет язучыларының танылган әсәрләрен музыкага яраштырып эшләргә хаклары бар. 

Югарыда күрелгәнчә, Ф. Мөсәгыйть мәкаләсенең бу өлешен тикшермичә, коры гайбәткә, ишеткән сүзләргә һәм исемнәргә таянып язган. Мондый җавапсыз «тәнкыйтьләр» язучыга һичтөрле файда бирмиләр. Мәкалә төбендә опера студиясенең хаталарын һәм җитешсезлекләрен дөрес тәнкыйтьли һәм, һичшиксез, мин, студиянең бер җаваплы эшчесе булу сыйфатым белән, ул хаталар, җитешсезлекләр өчен үземне җаваплы саныйм.

Сәлам белән, М. Җәлил

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре