Газетага язылу

Йөрәк тулы мәрхәмәт

Казанда СВОда меңләгән кешенең гомерен саклап калган олы йөрәкле хирургны соңгы юлга озаттылар. Туган ягында – тыныч тормыштагылар аны Идел буе онкодиагностика үзәге директоры Александр Потанин дип белсә, алгы сызыктагы егетләр хәтеренә мәңгегә Кадуцей булып кереп калачак.

Йөрәк тулы мәрхәмәт
t.me/med_sluzba_speznaz_akhmat/2918

Хирург Александр Потанин алгы сызыкта – чын профессионалның тәҗрибәсе иң кирәкле җирдә – өч елдан артык эшли. Махсус хәрби операциягә 2023 елда үз теләге белән, башкарган вазыйфасыннан баш тартып китә. Медицина университетында укыганда ук операцияләр ясый башлый яшь табиб. Шул чордан башлап бөтен һөнәри тормышын Татарстанның әйдәп бара торган клиникаларында хирург булып эшләүгә багышлый. Белгечлеге буенча – онколог, торакаль хирург, югары категорияле табиб, медицина фәннәре кандидаты. Махсус операция башлангач, хирургның тәҗрибәле куллары анда – безнең егетләр гомерләрен куркыныч астына куйган җирдә – кирәгрәк булуын аңлый.

СВО зонасындагы фронтка якын госпитальләрдә иң катлаулы операцияләр ясаучы санаулы гына хирургларның берсе була Александр Потанин. Хәрби-кыр шартларында йөзләгән уникаль операция ясый. Әнә шул үзен аямыйча ярдәмгә ашыгуны, эшне һәрвакыт беренче урынга куюны, алны-ялны белми эшләүне табибның чиксез мәрхәмәтле йөрәге дә күтәрә алмаган, күрәсең.

– Ат урынына эшләде. Йокларга да ачуланып, эткәләп кертеп җибәргән чаклар күп булды. Бу дөнья белән хушлашып барган егетләрне, якаларыннан сөйрәп диярлек, яңадан тормышка кайтара иде. Ничә тапкыр сугышчыларның йөрәгенә турыдан-туры массаж ясаганын, башка табибларны да гаҗәпләндерерлек батырлыкларын көн саен диярлек күреп тордык. Үз йөрәген генә саклый алмады... – дип сөйли Кадуцей турында хезмәттәшләре.

2020 елда Александр Потанин хәрби-кыр хирургиясенә нигез салучы Пирогов хөрмәтенә булдырылган орден белән бүләкләнгән. Соңгы көннәрендә Бахмут юнәлешендә баш хирург булып эшли. Кадуцей 6 марттан 7 мартка каршы төндә Краснодарда вафат була. Туган ягына ялга кайтып барганда, 53 яшенә санаулы гына көннәр калган ягымлы язда аның йөрәге тибүеннән туктый...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре