Газетага язылу

«Әтиләрнең республика бердәм футбол лигасы» Россия Президенты грантын откан

«Әтиләр союзы» коммерциячел булмаган Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән «Әтиләрнең республика бердәм футбол лигасы» Россия Президенты грантын откан. Грантка юллар такыр булганмы? Әтиләргә ни җитми? Шул хакта Әтиләр союзы рәисе Гадел Заһретдинов белән сөйләшәбез.

«Әтиләрнең республика бердәм футбол лигасы» Россия Президенты грантын откан

Әтиләр футбол лигасын төзү идеясе кабинетта тумый, билгеле. Футбол кырында аваз сала ул. Өч еллар тирәсе Татарстан әтиләре белән җыелышып, вакыт-вакыт туп уйнау гадәте моңа кадәр дә була.

– Егетләр үзләре килеп, ара-тирә уйнауларны туктатыйк, лига ачып җибәреп, чын ирләрчә – турнир таблицасы, финаллар белән уеннар оештыра башлыйк, диделәр. Чыннан да, вакыты җиткәндер, дигән фикергә килдек тә, «Бердәм Россия» партиясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иттек. Идеябез шулай итеп проектка әйләнеп китте, – ди Гадел Заһретдинов.

Үз үрнәгең – иң үтемле тәрбия. Бу хакта Әтиләр союзында яхшы беләләр. Әти гаилә башлыгы булырга, балалар аннан үрнәк алырга тиеш, дип буш сүзләр куертканчы, тәвәкәлләп, футбол кырына уйнарга чыгуың күпкә отышлырак. Балалар әтине арып диванда яткан хәлдә түгел, ә спорт киеменнән туп тибеп йөргәнен, голлар керткәнен, команданың мөһим бер өлеше булуын күрәләр. Футбол уенының тагын бер өстенлеген белә әтиләр. Кешеләр арасында киртә калдырмый ул. Уен кырында синең кем булуың мөһим түгел. Төрле һөнәр ияләре, төрле милләт вәкилләре берләшә, бер команда булып туплана.

Әйе, идеясе кызык. Тик, әтиләрне кызыксындырып булыр микән соң? Гаилә йөген тарткан, көн буе эштә булган ирнең уенга чыгып китәргә көче дә, теләге дә каламы?

– Әтиләр арасында бик зур кызыксыну уятты бу фикер. Алар, сабырсызланып, безне ашыктыра башладылар хәтта. Тизрәк башлыйсы килә! Беренче сезонга командалар җыю турында игълан итүгә, 7 команда гариза бирде. Беренче сезон гына бит әле бу! Беркемгә дә ялынырга, мәҗбүри китерергә туры килмәде, әтиләрнең үзләрендә теләк бик көчле, – ди Гадел Заһретдинов.

Беренче сезонның финал уеннары чын көрәш кырына әйләнә. Әтиләр ул очрашуларны әле дә хәтерли. Хәзер инде вакланып тормыйча, чемпионат уздыруга ук тотынганнар. «Олимп» спорт комплексында һәр шимбә очрашып ярышалар. Барысы да зур футболдагыча – сайлап алу уеннары сериясе, аннары плей-офф һәм финал. Алга таба уен кырын киңәйтергә планнары бар Әтиләр футбол лигасының. Моның өчен шартлар да, бүләкләүгә мөмкинлекләр дә бар, катнашучылар географиясе дә киңәя.

Иң мөһиме: әтиләр өчен балалар җан атарга килә. Бу идеянең төп максаты да шул булгандыр, мөгаен. Трибунада әтиләре уйнаган команда өчен җан атып, плакатлар ясап, «кричалкалар» кычкырып утырган балалар, әтиләре гол кертсә, янына йөгерә. Бәхет менә шул икән ул! Ә уен бетүгә, дәррәү күтәрелеп, котлашырга йөгерәләр, бер-берсен уздырып чабалар, абыналар, егылалар, тагын торып басалар... Әтиләр уен кырында туп тибеп кенә йөрми, балаларына үрнәк була, команданың көчен күрсәтә, беркайчан да бирешмәскә өнди, сәламәт яшәү рәвешенең өстенлегенә ишарәли. Бу – үзе бер тормыш фәлсәфәсе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре