Газетага язылу

Муса Җәлилнең Иосиф Сталинга ХАТЫ

Хөрмәтле иптәш Сталин! Шәхсән Сезнең тарафтан һәм партия Үзәк комитеты тарафыннан милли язучыларны үстерүгә, аларның иҗади активлыгын көчәйтүгә бик зур игътибар бирелүгә карамастан, Татариянең җирле җитәкче оешмаларында бу мәсьәләдә борылыш күренми әле.

Муса Җәлилнең Иосиф Сталинга ХАТЫ
Фотода беренче рәттә: Хәсән Туфан, Сибгать Хәким, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи. Икенче рәттә: Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур.

Татариядә язучыларның зур күпчелеге гадәттән тыш начар торакта яши, бик аз гонорар алып эшли, үзләренең әдәби хезмәтләрен бастырып чыгару мөмкинлегеннән, мәдәнилеген системалы төстә үстерү өчен тиешле шартлардан мәхрүм.

 

Укучыларның киң даирәсенә мәгълүм булган, зур әдәби тәҗрибә туплаган кайбер язучыларның бөтенләй дә торак мәйданы юк. Алар шәхси фатирларда бер почмак алып яшәргә мәҗбүр. Мәсәлән, Фатих Хөсни, Абдулла Алиш, Гариф Гобәй, Гариф Гали, Сибгат Хәким, Нәби Дәүли, Хәсән Хәйри, Муса Җәлилнең фатиры бөтенләй юк. Орденлы Шәйхи Маннур, Нур Баян, Хуҗи, Нәкый Исәнбәт, Шамов караңгы, юеш яки бик кечкенә бер бүлмәдә көн күрә. Гап-гади торак шартларына ия булмау аларның иҗади эшчәнлегендә дә сизелерлек чагылыш таба.

Татар язучылары үзләренең әсәрләрен бары тик бер нәшриятта – Казан шәһәрендәге татар дәүләт нәшриятында гына бастыра ала. Әмма Татгосиздатның әдәби әсәрләр бастыру өчен кәгазе бөтенләй юк, шуңа күрә чәчмә әсәрләрне гомумән бастырмый. 1938  елда Татгосиздат планында әдәби әсәрләр нибары 9 процентны тәшкил иткән. Ә 1939 елда хәлләре тагын да начарланган. I, II кварталларда бер генә әдәби әсәр дә бастырылмаган. Татгосиздат җитәкчелеге әдәби әсәрләрне бастыру өчен кәгазь турында бөтенләй кайгыртмый. Димәк, язучыларны хезмәтләренең дөнья күрәчәгенә өметләндереп булмый. Бу хәл, әлбәттә инде, язучыларның үз хезмәтләренең файдалы булуына ышанычны какшата.

 

Татгосиздат язучыларга гонорарны бик аз түли. Мәсәлән, шагыйрьләр шигыренең бер юлы өчен – 1–2 сум, прозаиклар 1 басма бит өчен – 300–400 сум, тәрҗемә өчен дә – шулай ук, әдәби әсәр эшкәрткән өчен 50 сум ала. Язучыларның әдәби хезмәтенә аз түләү, иҗат белән тирәнтен шөгыльләнү мөмкинлеге бирмичә, әле тагын кайдадыр эшләргә мәҗбүр итә. Мондый шартларда әдәби иҗат алар өчен ярдәмчел бер шөгыльгә генә кайтып кала.

 

Бөтен СССРда бердәнбер әдәбият һәм сәнгать журналы – «Совет әдәбияты» (Татариянең ССП органы) чыгып килә. Ул 3 басма биттән тора, типографиядәге кыенлыклар аркасында сирәк чыга. 3 штаты бар, редакторы – 400 сум, секретаре 350 сум хезмәт хакы ала. Гонорары 1 басма кәгазь өчен – 400 сум. Кыскасы, бик фәкыйрь журнал! Әдәби эшне киң җәелдерү мөмкинлеге бирми һәм, әлбәттә инде, язучыларны да канәгатьләндерми.

1930 елга кадәр Казанда һәм Мәскәүдә татар телендә 6 әдәбият һәм сәнгать журналы чыгып килде. Аларны кыскарту, татар совет мәдәнияте бик тиз күтәрелеп барган бер мәлдә, үзен һич тә акламый.

 

Казанда бернинди дә әдәби газета һәм вакытлы матбугат юк. Бу да татар совет әдәбиятын үстерүгә җитди комачаулык тудыра.

Казанда бай китапханәле, библиографик кабинетлы бер генә язучылар клубын да, бер генә язучылар йортын да күрмәссең. Язучыларның материалларны тирәнтен өйрәнүләре, кирәкле белешмәләр һәм консультацияләр алулары, мәдәнилеген системалы төстә күтәрүләре өчен бер генә мәдәни учак та юк. Әлбәттә инде, бу хәл язучыларның белемен, мәдәнилеген үстерү мөмкинлеге бирми.

 

Казанда тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институты да булдырылмаган. Шуңа күрә классик мирас, фольклор кебек рухи байлыкны җыю һәм өйрәнү эше алып барылмый. Әдәби мирас бик авыр хәлдә. Әдәбият буенча фәнни хезмәт базасы юк.

 

Татариянең Әдәби фондында иҗади хезмәтләр фонды да бик кызганыч хәлдә. 1000 сум тирәсе матди ярдәм күрсәтү гаять зур ярдәм булып санала. Әмма язучылар ярдәмгә мохтаҗ. Беренчедән, алар барысы да кайдадыр эшли, ә язу өчен үзләренең хисабына ял алырга мәҗбүр. Икенчедән, нәшрият, кулъязма тапшырылганчы, аларга акча бирми. Татар язучыларының матди мохтаҗлыгы зур әсәрләр өстендә озак, тирәнтен, җитди эшләү мөмкинлегенә аяк чала. Кайбер язучылар күп еллар буе Пугачев – Казанда, Казанны ак чехлардан саклау, татар халкы тарихы, Казанның большевиклар оешмасы тарихы, Зур Идел, милләтчеләргә каршы көрәш кебек тарихи темаларга язарга хыяллана. Әмма мондый хезмәтләрнең барысы да материалны тирәнтен, озак өйрәнүне таләп итә. Язучыларның исә моңа бернинди дә шартлары юк.

 

Татария язучылары көнкүрештә дә ниндидер ташламалардан файдалана алмый. Туклану, дәвалану, кием-салым кебек «вак-төяк»не генә алыйк. Инженерлар, артист, укытучылар иң яхшы махсус клиникаларга беркетелгән, үзләренең йортлары һәм ашханәләре булдырылган, аларга махсус тәртиптә иң яхшы тегүчеләрдә кием-салым тектерү оештырылган. Язучыларның исә мондый мөмкинлекләре юк. Алар бу мәсьәләләрдә калган барлык гражданнар белән бер үк дәрәҗәдә тора.

 

Минемчә, Татариядә язучыларның хезмәтен әлегәчә бәяләп бетермәү нәтиҗәсе бу. Язучы хезмәте әле һаман ярдәмче шөгыль буларак, яки кайберәүләрнең эш арасында гына башкарыла торган ансат кына шөгыле буларак карала. Язучылар бу мәсьәләләр буенча Татариянең җитәкче органнарына күп тапкырлар язды инде. Әмма бернинди дә алга китеш күренми. Язучыларның зарлары бернинди дә тәэсир ясамый, күрәсең. Шуңа күрә үзгәрешләр көтү дә авыр.

Шуңа күрә мин, хөрмәтле иптәш Сталин, шәхсән Сезгә мөрәҗәгать итәргә карар кылдым. Татариядә әдәбият өлкәсендәге мондый хәлләргә башка түзеп булмый. Мондый шартларда язучыларны, әдәбиятны үстерү мөмкин түгел.

 

Югарыда бәян ителгәннәрнең барысын да Татариядәге күпчелек язучыларның хәлен өйрәнү нигезендә яздым. Үзем турында да шуны ук әйтә алам. Әсәрләремне 1919 елдан бирле бастырып киләм. 20 ел буе әдәби иҗат белән өзлексез шөгыльләнәм. Моннан тыш балалар журналын чыгардым. 10 ел шушы юнәлештә эшләдем. Татар балалар әдәбиятын үстерүгә күп тырышлык куйдым. Инде 5 ел опера репертуары өлкәсендә эшлим. Язучылар арасыннан беренчеләрдән булып бу эшкә алындым һәм тарихта беренче тапкыр татар опера театры булдыруга үземнән күп көч керттем. Күпләр таныганча, мин иң яхшы опера либреттосы язганмын һәм классик опера сүзләрен иң яхшы тәрҗемә иткәнмен. Әдәби тәнкыйть буенча берничә хезмәтем бар. Шагыйрь һәм драматург буларак та байтак кына хезмәтләргә иямен. Хәзер Казанны ак чехлардан саклау турындагы пьеса өстендә эшлим. Бик күп вакыт һәм шартлар таләп итә бу. Әмма мин үз эшемә чумганмын. Матди шартлар минем өчен мөһим түгел. Инде әйткәнемчә, Казанда фатирым бөтенләй юк.

Инде өченче ел рәттән чираттагы ялга чыкмыйча гына эшлим. Неврастения һәм ревматизм авыруларыннан интегеп яшәсәм дә, ниндидер санаторийларда дәваланганым юк. Опера театрына хезмәтләремне инде 1936 елда тапшырдым, әмма әлегәчә гонорарын түләмиләр.

 

Ә иң мөһиме – аеруча опера өлкәсендә эшемне бәяләүләрен күрмим. Минем хезмәтем анда җыештыручы хезмәтеннән дә түбәнрәк бәяләнә (түләнелми, танылмый).

Үзем турында язасым килмәгән иде. Әмма мондый мөнәсәбәт аркасында күпне кичерергә туры килде. Шуңа күрә язганнарыма үзем турында да өстәргә булдым.

Тик иң мөһиме – әдәбият өлкәсендәге хәлләр.

 

Татариядә әдәбият өлкәсендә кадрлар үстерү буенча эшләр торышына һәм бу мәсьәләдә борылыш ясауга игътибарыгызны юнәлтүне үтенеп сорыйм.

Татар язучысы, ССП әгъзасы Муса Җәлил.

Адресым: Казан, Ершов кыры, 2/1 йорт, 19 нчы фатир.

 

 (Датасы күрсәтелмәгән)

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре