Чаллы шәһәре быел 400 еллыгын билгеләп үтә. «КамАЗ» машинасы чыга башлауга да чирек гасыр булды. Автокалада быелгы сайлау да шул түгәрәк даталар рухында уза. Чаллы сайлау округында (Чаллыдан кала тагын 5 район керә әле) 519 мең кеше тавыш бирә. Шуларның 75 проценты автокаланың үзендә яши. «Күпләр хәтерлидер, дөньядагы иң зур машина заводын төзү Советлар Союзының комсомол яшьләр удар төзелеше дип игълан ителгән иде. Илебезнең төрле почмакларыннан иң актив, максатчан, авырлыклардан курыкмаган яшьләр ул елларда безгә килеп, завод белән шәһәр генә төзеп калмадылар, үзенчәлекле актив мохит та булдырдылар, – дип истәлекләргә бирелде автокала башлыгы. – Әле дә шул «беренче төзүчеләр» рухы саклана бездә.Шул исәптән, бу үзенчәлек сайлаулар вакытында да сизелә. Югары гражданлыкпозициясекүрсәтә чаллылар».
19 сентябрьнең 20.00 сәгатенә Чаллыда 56 процент кеше сайлаган. Наил Мәһдиевсүзләренчә, бу югары күрсәткеч Чаллы халкының шәһәрдәге үсешне, үзгәрешләрне уңай бәяләвен раслый. «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылганишегалларын, яңа юлларны, иҗтимагый киңлекләрне күрә халык. Сайлауда актив катнашулары – ышаныч билгесе ул, – ди Чаллы башлыгы. – Сайлау компаниянең уңышлы узасында шигебез юк».
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез