Нәрсәдер җибәрәләр

Һавага көн саен нәрсәдер җибәрәләр бугай ул. Нәрсә икәнен төгәл генә әйтә алмыйм инде мин аның, берәр төрле газмы шунда, электрон дулкыннармы яки биологик берәр әйберме… Нидер инде шунда… Хәзер бит технологияләр алга киткән, адәм үтерә торган нәрсәләрнең әллә ниндиләре бар, диләр. Монысы үтерә торганы ук түгел бугай, тик яшәргә комачаулый торганы. Зәхмәт белән бертуган нәрсә.

Интернетта язалар бит, нәрсәдер сиптереп йөргән самолетларны да кинога төшереп җибәрәләр. Белмим инде, бәлки шулай сиптергәннәре дә бардыр. Миңа калса, аны күзгә күренми торган нәрсә белән тараталар. Әйтәм бит, я күренмәс газ ул, я электрон дулкыннар, я бик кечкенә микроблар рәвешендә.

Бер генә вакытта җибәрмиләр аны, кайчагында кич җитәрәк, кайвакыт таң тишеге белән. Көндезләрен дә булгалый. Менә шул нәрсәне җибәрү белән тын кысыла, бөтен тән йомшарып китә, тез буыннары кылдыйн-былдыйн килеп, аяклар тотмый башлый. Җир җимертеп эшләп йөргән җиреңнән хәлсезләнеп, тыны чыккан туп кебек шырпылдап каласың. Ух-ах килеп, берәр урын табып, барып утырасың. Тормыш туктап калган кебек була. Күзләр дә тона, баш та эшләми. Үзеңнең ник болай булуыңа аптырап озак кына утырасың да, азрак хәл алгандай тоелгач, кереп ятасың. Ятып та котылып булмый, әле аягың, әле кулың сызларга тотына. Нык итеп сызлый ул, күзгә күренмәс кул белән эчеңә кереп, итләреңне айкап, кан тамырларын йолкып йөргән шикелле. Аптырагач, торып, бөтен тартмаларыңны актарасың да берәр дару алып кабасың.

Белмим, хәзерге даруларны ник шундый итеп чыгара торганнардыр, элек аларны сусыз да йотып була торган иде. Хәзергеләре бер стакан су белән дә йотылмый. Әллә җилем сөрткәннәр аңа, әллә тамак төбенең берәр нәрсәсенә тотынып кала торган күренмәс кул куйганнар, аңламассың. Даруыңны кабып, артыннан берәр чүмеч су эчеп бетерәсең. Ә дару шул килеш авыз эчендә кала. Шул рәвешле аны йотып җибәргәнче ярты гомер үтә.

Даруның да файдасы тими. Бернигә дә бирешми торган бик яман нәрсә җибәрәләр. Кем җибәрсен дип… Кем булсын инде, дошманнар җибәрә торгандыр. Моның кебек мәлгуньлекне дуслар эшли алмый бит инде. Атназначны, дошман эше бу. Тыштан гына елмаеп сөйләшкәч тә, дошманнары аз дисеңмени инде безнең илнең?! Күршедән күрше көнләшә торган заман бит. Илдән ил дә шулай итәдер инде. Акчага, я алтын унитазга алданган сатлык җаннары да күптер әле. Шулар кулы белән җибәрә торганнардыр.

Нәрсә булса да, бик алама нәрсә җибәрәләр. Күзгә дә күренми, кулга да тими, исе-косы да юк, әмма җаныңны чыгара. Әле бер көнне кар базы казып ята идем. Эшен бетердем, ике колач төшеп җиттем, дигәндә генә шул нәрсәне җибәрделәр. Күз алларым караңгыланып китте. Көч-хәл белән өскә күтәрелдем. Өченче көн төнлек тазартырга дип мунча түбәсенә менгәч тә шулай иттеләр. Эшемне бетердем генә дигәндә, шул күзгә күренмәс нәрсәне сиптереп киттеләр дә чүт тәгәрәп төшмәдем. Кичә капка баганасы утыртканда да шулай иттеләр. Белмим инде, нәрсә уйлап тапканнардыр. Туксан тугыз яшемә җитеп тә, мондый хәлләрне бер күргәнем юк иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре