Авылда кибет ябылганнан бирле күмәк хуҗалык пекарнясыннан көнаралаш икмәк, камыр ризыклары алып чыгып сатуларын, шуны көткән арада төрле темаларга сөйләшүебезне, истәлекләр барлауны, кайчакта җиңелчә генә бәхәсләшеп тә алуларыбызны язган идем. Беркөн, сүз иярә сүз чыгып, нәсел дәвамчылары турында гәп куерттык.
– Кыз бала – нәселне юкка чыгаручы, бетерүче, үтерүче ул. – Бер авылдашыбыз әнә шулай диде.
Билгеле инде, дүрт кыз балалы гаиләдә үскән кеше, үзе дә бер кыз (дөрес, улым да бар) әнисе буларак, мин шунда ук каршы чыктым: «Ничек инде?!» Ипи көтүчеләр өчкә бүленде. Кемнәрдер беренче фикер әйтүчене хуплады, кемнәрдер тын гына тыңлап утырды, мин исә үземнең хаклыгымны исбатларга тырыштым.
– Ничек инде?! – мин әйтәм. – Кызлар гына үсте дип, әтинең, әнинең нәселе дәвам итмимени? Минем ике балам, мин нәселне дәвам итүче түгелмени?
– Дәвам итәсең, әмма Хәбибуллина булып. Гарифуллина булып түгел. Кыз баланы гомергә кешегә дә санамаганнар, аңа теге заманда имана җире дә бирмәгәннәр...
– Фамилияләре Хәбибуллин булса соң, миннән туган балалар иремнең генә түгел, минем нәселнең дә дәвамчылары бит, – дим.
Алар үз фикерендә кала, мин үз фикеремдә. Ир-атлар шулай дисә, аптырамас та идем, бу сүзләрне бит үзләре әни булган, үзләре кызлар да үстергән хатын-кызлар әйтә.
Бәхәс ипи машинасы чыккач, өзелде. Шул сәбәпле, әйтәсе килгән сүземне-фикеремне әйтә, аңлата алмадым. Нәтиҗәдә ул тема өйгә дә ияреп кайтты. «Фамилия нәселне дәвам итү билгесе түгел бит инде. Тугыз ай буе карынында мең газап белән нәсел дәвамчысын күтәргән, җаннан җан аерылу ачысын татыган, аннан соң да бала үстерү-тәрбияләүгә бөтен көчен, сәламәтлеген биргән ана – шул ук кыз бала бит инде. Ул ничек нәселне бетерүче, үтерүче була алсын?!» – дияргә өлгермәдем дим. Янәсе, хатын-кыз ир ягы нәселен генә дәвам итә. Берничек тә башка сыя алмый бит бу.
Аптырагач, сез дә фикерләрегезне языгыз әле дип, шушы сөйләшүне кыскача гына үзем булган берничә төркемгә җибәрдем. Җаваплар мондый булды:
– Нәсел дип түгел, нигез дип әйтергә теләгәндер алар. Анысы да төрлечә була ала бит әле. Өй тулы ир балалар үскән кешеләрнең дә нигезләре бетә. Нигез бетмәсен дип, кыз балалар арасында да әти-әни нигезен саклап калучылар бар.
– Тормышта гыйбрәтләр күп. Кемнең кызы бетерә нәселне, кемнең малае.
– Шәҗәрә агачында кызлар да языла бит. Ничек нәселне бетерсеннәр инде?!
– Хәзер, киресенчә, кызлар – иң булдыклы, иң ярдәм итүче, гаиләне саклаучы, нәселне барлаучы...
– Малайларын кешегә санамаучы ата-аналар һәм, киресенчә, ата-анасын кешегә санамаучы малайлар да җитәрлек.
– Фикерләре искергән. Элек ничек язып калдырганнар – совет чорында, тарих китабыннан укыганнарын гына искә төшереп, шуны кабатлыйлар.
– Коръәндә дә бит ирләр сүрәсе юк, хатыннар сүрәсе бар.
– Теге чорда кем әтисе исемен фамилиягә әйләндергән, кем бабасы фамилиясендә калган. Әлеге уллардан туган балалар да төрле фамилия йөртә. Алар да нәсел дәвам итүче булмый бит инде, шулай фикер йөртсәң.
...Авылдашлар арасында фикердәшләр тапмасам да, шөкер, төркемдәшләрем арасында минем кебек уйлаучылар шактый булды. Үзем теләгән җавапны табарга тамчы да шикләнмичә, Җәлил хәзрәтнең вәгазьләр китабын кулга алдым. «Нәселне дәвам итү әни кеше өстендә», «Кыз карендәшнең хакы да ир карендәшенә караганда зуррак», – ди ул аларның берсендә. Болар – бер вәгазьдәге фикерләр генә. Хәдисләр белән нигезләнгән мондый фикерләрне дин белгечләренең күп вәгазьләрендә очратасың. Динебез хатын-кызны шулай югары куя икән, миңа калса, бәхәскә урын да юк. Нәселне кем дәвам итсә дә, үзебездән соң догачы балалар, оныклар калса иде, дияргә кирәктер...
Ә сез ничек уйлыйсыз, хөрмәтле укучыларыбыз?
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез