Яңа хастаханәләр турында
Журналистлар белән яңа ел алды очрашуының башкаланың Идел буе районында урнашкан 11 нче балалар хастаханәсендә узуы юкка түгел. Күптән көтелгән, якын-тирәдә яшәүче ун меңләп балага хезмәт күрсәтәчәк өч бинадан торган комплексны Альмир Абашев уникаль проект дип атый. Заманча рентген, УЗИ аппаратлары булган, бөтен кирәкле тар белгечләрне бер түбә астына җыйган дәвалау оешмасы ул.
– Әлегә бу микрорайон төзелеп кенә килә. Юл ягы да мәшәкатьлерәк. Әмма якын арада бу хастаханә микрорайонның йөрәгенә әверелер дип өметләнәбез. Илкүләм проектлар ярдәмендә инфраструктура үсә, яңара, – диде вазыйфасына ике ай элек билгеләнгән министр.
Бүген республикада 124 медицина оешмасы исәпләнә. Быел Татарстанда барлыгы 40 яңа сәламәтлек саклау объекты төзелгән, 248 е – төзекләндерелгән. Ел дәвамында сәламәтлек саклау тармагы өчен 2,3 мең медицина җиһазы, 180 машина сатып алынган.
Чир һәм үлем турында
Болар барысы да халыкның сәламәтлеге хакына. Ә хәлебез ничек? 2019 елдан бирле республикада йөрәк-кан тамыры авыруларыннан үлүчеләр саны – 15,8 процентка, яман шештән үлүчеләр 4,3 процентка кимегән. Яңа туган балалар арасында үлем-китем очраклары да 47 процентка кимегән. Әниләр арасында үлем очраклары теркәлмәгән.
– Анысы буенча без – ил төбәкләре арасында өченче урында. Бездә яңа туган сабыйлар арасында үлем-китем очраклары 1,9 промилле тәшкил итә. Бу – ил күләмендәге иң түбән күрсәткеч! Безнең соңгы ун елда алып барган эшчәнлегебезнең нәтиҗәсе бу. Шул вакыт эчендә республикада акушерлык хезмәте үзәкләштерелде, яңа перинаталь үзәкләр сафка басты, – дип ачыклык кертте министр.
Ир-атларны да сакларга кирәк! Альмир Абашев шунысын да искә төшерде. Бүген республикада яшәүчеләрнең 46,7 процентын гына ир-атлар тәшкил итә.
Кадрлар кытлыгы турында
Табибны югалту бик җиңел, табу гына кыен. Тармактагы кадрлар кытлыгы турында сөйләгәндә, Альмир Абашев cүзен шуннан башлады. Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген Татарстанда 13 мең табиб хезмәт куя. Бу – республикадагы һәр ун мең кешегә 34,4 белгеч туры килә дигән сүз.
Узып бара торган елда Татарстанның сәламәтлек саклау тармагына 1201 табиб белән 1389 шәфкать туташы һәм фельдшер өстәлгән. Әмма кадрларга кытлык барыбер саклана. Альмир Абашев сүзләренә караганда, бүген республикада хәтта табиблар белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе нибары 51,2 процент кына булган район да бар икән. Ягъни биредә бер табиб берьюлы ике белгечнең эшен башкара. Бу районның исемен кычкырып әйтергә теләмәсә дә, министр андагы вазгыять якын арада үзгәрәчәк, дип ышандырды.
– Район һәм зур булмаган шәһәрләргә яшь табибларны җәлеп итү министрлыкның гына баш авыртуы булырга тиеш түгел. Муниципаль хакимиятләрнең дә катнашуы кирәк. Эшкә кайткан белгечкә торыр җир, өстәмә түләүләр, лаеклы хезмәт хакы да кирәк. Кызганыч, болар берсе дә бер көндә генә эшләнә торган эшләр түгел. Табибны югалту бик җиңел, табу гына кыен, – диде министр.
Табу димәктән, бу атнада яңа хастаханәләр ачылышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та республикада табибларга кытлык мәсьәләсенә ныклап алынырга кушты. «Республикада шундый уникаль объектлар төзелә. Әмма анда кирәкле табибың булмаса, бу эшләрнең бернинди нәтиҗәсе дә булмаячак», – диде Татарстан Рәисе.
Ясалма фәһем турында
Әле кайчан гына гайре күренеш кебек тоелган ясалма фәһем медицинага да үтеп керде. Дөресрәге, үтеп керү генә түгел, кул астына ук керә башлаган ул. Әйтик, быел ясалма фәһем 190 меңнән артык сурәтне шифрлаган. Альмир Абашев белдерүенчә, әлеге аңа, нигездә, маммография, флюорография, үпкәләргә ясалган компьютер томографиясе нәтиҗәләрен генә «укырга» бирәләр.
– Киләчәктә ясалма фәһем баш миенә ясалган компьютер томографиясе нәтиҗәләрен дә шифрлый башларга мөмкин. Әмма әлегә ул да хаталана әле, камилләштереп бетерәсе бар. Бу уңайдан махсус анализ ясап караган идек – 11 процент очракта ясалма фәһем нәтиҗәләрдә төгәлсезлекләр җибәргән булып чыкты. Дөрес аңлагыз: бу бөтен эшне ясалма фәһемгә тапшырганнар икән дигән сүз түгел. Бөтен сурәтләрне дә табиб белән бергә укый ул, – дип кызыклы гына сан җиткерде министр.
Роботлар турында
Берәүләр ясалма фәһем мөмкинлекләренә шаккатып утырганда, республикада инде икенче ел рәттән роботлар (!) катлаулы операцияләр ясый. Хәтерләсәгез, Татарстанда шундый беренче уникаль операция узган елның декабрендә – республика онкология диспансерында ясалган иде. Ул чакта робот-хирург авыруның мәни бизендәге яман шешне алып атты.
– Робот тарафыннан ясалган операцияләр нәрсәсе белән яхшырак соң? – дип аптырый күпләр. Беренчедән, робот табиблар үтеп керә алмаган иң нечкә урыннарга да кереп, уңышлы гына эшли ала. Кан китү куркынычы зур булган иң нечкә урыннарга ясалган операцияләр очрагында бу аеруча отышлы. Аннары робот ясаган операциядән соң тернәкләнү дә тизрәк бара, – ди министр.
Якын арада Татарстандагы робот-хирург елына 350 ләп катлаулы операция ясый башлар дип көтелә. Альмир Абашев бу урында тагын бер серне чиште: республикада гамма-пычак ярдәмендә дә уникаль операция ясый башламакчылар. Республикада яман шеш белән авыручыларга елына шундый 300 ләп катлаулы операция таләп ителә икән. Әмма әлегә алар мондый операцияне Мәскәүдә генә ясата ала. Аппарат Казанга кайткан инде.
Диспансеризация турында
Соңгы дүрт елда республикада диспансеризация узучылар саны 30 процентка арткан. Быелның 11 аенда республикада еллык планның 87,8 проценты үтәлгән. Альмир Абашев моны ил күләмендәге иң югары күрсәткечләрнең берсе дип атады.
– Диспансеризация кысасында каралган тикшеренү төрләре беренче карашка бик гади тоелса да, нәкъ менә шулар ярдәмендә йөрәк-кан тамыры, яман шеш авырулары башлангыч чорда ук ачыклана, – ди министр.
Хәзер диспансеризация кысасында ир-ат белән хатын-кызның репродуктив сәламәтлеген дә тикшерәләр. Быел әлеге тикшеренүне 440 мең кеше узган. Сүз уңаеннан, республикада аборттан баш тартучы хатын-кызлар саны да арта. Быел, әйтик, хатын-кызларның 43 проценты бу уеннан кире кайткан. Төгәлрәк әйтсәк, баласын төшертергә уйлаган 1975 хатын-кызның 842 се кире уйлаган. Министр моны абортка кадәр консультация уздыруларның нәтиҗәсе дип саный.
Татарстан алдынгы трансплантология үзәге булып кала бирә. Хәзерге вакытта РКБ, МКДЦ, ДРКБ, М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә, Чаллыдагы Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә шундый катлаулы операцияләр ясала. Быел республикада 76 бавыр, 123 бөер, 26 йөрәк, 10 кәүсә күзәнәге күчереп утыртканнар. Бу катлаулы операцияләрнең 56 сы Татарстанга илнең башка төбәкләреннән килүчеләргә ясалган.
Медицина ярдәме – саннарда
16,7 млн кеше беренчел звенога ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
14,6 мең кешегә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелгән.
790,5 мең кеше хастаханәләрдә ятып чыккан.
711,5 мең тапкыр ашыгыч ярдәм чакыртканнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез