Икътисад дигәннән, Россия икътисадының хәлен «Российская газета»дан кечкенә генә бер цитата төгәл иллюстрацияли. «Снизить ключевую ставку в сентябре не позволяют рост курса валют, индексация ЖКХ и ситуация с топливом» дигән җөмләне илнең төп рәсми газетасы эре хәрефләр белән аерып чыгарган. 11 сентябрьдә төп ставка төшмәс, диләр, күпчелек аналитиклар, төшсә дә, символик 0,25 процентка гына. Үзәк банк белгечләре төшү түгел, күтәрелү хакында сүз алып бара.
Финанс базарына күз салу алдагы айларда инфляциянең яңа биеклекләр алачагын аңларга мөмкинлек бирә. 2 сентябрьдә Россия Финанс министрлыгы алты атналык тәнәфестән соң дәүләт облигацияләрен сатуга кереште һәм бер көн эчендә берьюлы 1 триллион сумлык кыйммәтле кәгазьләр сатты. Әле кичә генә облигация алырга акча юк дип торган банклар каян акча алды соң? Үзәк банк нәкъ шуның кадәр акча басты һәм банкларга РЕПО аша өләште. Товар белән тәэмин ителмәгән триллион сум инфляциягә хезмәт итәчәк, әлбәттә.
Бюджетны салым белән тутыру кыенлаша. Дөнья базарында кара алтын бәясе югары торуга карамастан, аны сатудан кергән табыш артмый. Киресенчә кими. Россия нефтенә хәтта дисконт бетте, диләр, ягъни аны кыйммәткә ала башладылар. «Коммерсантъ» яза: «Август аенда федераль бюджетның нефть һәм газ чыгару һәм сатудан җыела торган салым керемнәре агымдагы елның гыйнварыннан бирле иң түбән дәрәҗәгә кадәр төште. Финанс министрлыгы 3 сентябрьдә бастырган мәгълүматлардан күренгәнчә, ай дәвамында нибары 424 млрд сум акча җыелган. Бу июльдәге күрсәткечтән (934 млрд сум) 55 процентка азрак, ә узган елның августы белән чагыштырганда 16 процентка түбән».
Илдә нефть чыгару кими, аны читкә сату исә арта. Җир мае эшкәртелмичә сатыла. Эшкәртү куәтләренең ремонтка туктавы шундый күңелсез нәтиҗәгә китерә. Белгечләр: «Көзгә Россия икътисадының берничә проблемасы бер җепкә тезелә башлады», – диләр.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез