Газетага язылу

Невролог йөзтүбән йоклау гадәтенең нәрсәләргә китерергә мөмкин булуын аңлатты

Күпләребез йөзтүбән ятып йоклауга өстенлек бирсә дә, белгечләр аны физиологиягә туры килми торган зарарлы гадәт дип саный. Мондый халәттә җилкәдә авыртулар, муен мускулларында киеренкелек барлыкка килергә, кан әйләнеше начараеп, иртән баш авыртырга мөмкин.

Табиб-невролог Екатерина Демьяновская “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән. Белгеч әйтүенчә, йөзтүбән йоклаганда умырткалыкка авырлык килә. “Мондый халәттә умырткалыкның бил өлеше чиктән тыш бөгелә, шул ук вакытта, сулыш алу өчен, башны бер якка бик нык борырга кирәк була. Бу исә умыртка сөякләре арасындагы дискларга һәм буыннарга кырын сугарга мөмкин. Шулай ук төне буе киеренкелектә булган муен мускулларына да зыян килә”, – дип кисәткән ул.

Табиб билгеләп үткәнчә, умырткалыкның муен өлешенә аеруча тиз зыян килүчән. “Сулыш алу өчен башны 90 градуска диярлек читкә борырга туры килә. Бу исә умырткалыктагы кан әйләнешенә зыян салып, баштагы кан йөрешенә комачаулый. Шуның нәтиҗәсендә иртән баш авырту барлыкка килергә мөмкин”, – дип аңлатып үткән Демьяновская. Моннан тыш болай яту сулыш алуга тискәре йогынты ясый. Урын-җиргә кысып китерелгән күкрәк читлеге, диафрагма хәрәкәтен чикләп, тирән сулыш алуга комачаулык итә.

Белгеч әйтүенчә, гәүдә авырлыгы зур булган кешеләргә, йоклаганда, сулыш алудагы кимчелекләрен тагын да көчәйтергә мөмкин бу. Шул ук вакытта, табиб басым ясап әйткәнчә, кайбер очракларда йөзтүбән йоклау файдалы. Аның сүзләренә караганда, болай йоклау үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта, какырык чыгуга ярдәм итә, үпкәләрдәге кан йөрешен җайга сала. Шуңа күрә сулыш юллары һәм үпкәсендә хроник авырулары булган кешеләргә, шулай ук үпкә ялкынсынганда  болай йоклау файдалы булырга мөмкин. Белгеч йөзтүбән йоклау өчен бик юка мендәр кулланырга яки аннан гомумән баш тартырга, шулай ук катырак матраска өстенлек бирергә киңәш иткән. Умырткалыкның чиктән тыш бөгелүен булдырмыйча, аңа төшкән авырлыкны киметү өчен шулай кирәк, дип йомгак ясаган сүзенә Екатерина Демьяновская.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре