Эш урынында тамак ялгауны тыю хезмәткәрләрнең сәламәтлеге өчен файдалы гына түгел, этика, гигиена ягыннан да дөрес булачак. Эпидемиолог, Россия Фәннәр академиясе академигы Геннадий Онищенко шулай дип белдергән. Бу хакта «Российская газета» яза.
Күпчелек оешмаларда эш урынында ашау-эчүгә бәйле кагыйдәләр хезмәт килешүендә үк билгеләнгән. Анда якларның бурычлары күрсәтелгән, төшке аш вакыты каралган. Академик фикеренчә, әйтик, офис хезмәткәренең турыдан-туры эш урынында капкалап алуы һич кенә дә матур күренеш була алмый. Өстәвенә зыянлы да әле.
Белгеч басым ясап әйткәнчә, гомумән, тамак ялгау зыянлы, чөнки тазаруга китерә.
«Утырып эшләүчеләрдә матдәләр алмашы бозыла. Шуңа күрә мондыйларга ашау вакытын төгәл үтәргә, ә инде ашаганнан соң капкалап-чемченеп йөрмәскә кирәк», – дип басым ясап әйткән Онищенко.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез