Россиядә ир-атлар хатын-кызларга караганда ун елга азрак яши! Илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко көчле зат сәламәтлегенә багышланган конгресста шулай дип белдерде. Вазгыятьнең шулайрак икәнен чамаласак та, министрның бу сүзләре күпләрне кабат ир-ат кадере турында уйланырга мәҗбүр итте. Хәвефле саннар ник арта? Ир-ат гомерен ничек озайтырга?
Эчкә җыю «җимеш»е
Теләче районының Иске Җөри авылында яшәүче Рәис Дәүләтшинга 68 яшь бирмәссең дә! Карап торышка нәкъ егетләр кебек ул. Үзе моның төп серен һәрчак хәрәкәттә булуында күрә. Ул гына да түгел, гомеренең җитмешенче дистәсенә якынлашучы Рәис абый көн саен 2–3 чакрым йөгерә икән.
– Хәләл җефетем Гөлсинә белән көн саен йөгерергә чыгабыз. Ике-өч түгел, биш чакрым йөгергән көннәр дә була. Кәефсез, авырган көннәрдә генә туктап торабыз. Андый чакта бик авыр. Йөгерүнең рәхәтлеген сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел. Йокы да, кәеф тә яхшыра, иммунитет ныгый. Кышын чаңгыда йөрибез. Гөлсинә белән икебез дә – районда ветераннар арасында йөгерү һәм чаңгыда йөрү буенча чемпионнар, – дип шаккатырды ул «ВТ» хәбәрчесен.
Хәзерге ир-атларның кыска гомерле булуын да әнә шул хәрәкәт җитмәүдән күрә Рәис абый. Көчле затны хис-кичерешләрен тышка чыгармыйча, эчкә җыюы да харап итә дип саный ул. КФУдагы Психология һәм белем бирү институтының педагогик психология кафедрасы өлкән укытучысы Динара Хәмәтвәлиева да шул фикердә.
– Ир-ат бар нәрсәне эчкә җыя. Хатын-кыз, проблемасы булса, дус кызларына сөйләп бушана, киңәшләшә ала. Ир-ат гомердә дә болай эшләмәячәк. Ник дигәндә, ул эчтәге хис-кичерешләрне тышка чыгаруның нәрсә икәнен белми. Чөнки күпләр кечкенәдән, малайлар еларга тиеш түгел, дигән сүзне ишетеп үскән. Малай тәрбияләүче ата-аналарга да әнә шул хатадан сакланырга киңәш итәр идем. Бу – бик куркыныч шигарь. Эмоцияләрен тышка чыгара белмәгән ир-ат еш кына чиргә сабыша, авырлыкларга түзә алмыйча үз-үзенә кул салу кебек куркыныч адымга барырга да мөмкин, – ди психолог. – Аннары җәмгыять тә ир-атка элек-электән зур бурычлар куя. Көчле булырга, тормыш алып барырга, мал табарга, гаиләсенә, ата-анасына терәк булырга тиеш ул. Соңгы елларда көчле затларга Ватанны саклау бурычы да йөкләнде. Җаваплылык арту ир-атның психикасына да тәэсир итә. Шул рәвешле хәзер ирләр икеләтә стресс хәлендә яши. Бу киеренкелектән арыну, эчкә җыелган эмоцияләрне тышка чыгару өчен спорт белән шөгыльләнүдән дә яхшысы юк. Юкса ир-атларның күбесе, мондый чакта тәмле ашап, начар гадәтләр, компьютер уеннары ярдәмендә онытылмакчы була.
Хатын-кыз кулында
Росстат мәгълүматына караганда, бүген Россиядә ир-атларның уртача гомер озынлыгы 67 яшь тәшкил итә. Бу, хатын-кызлар белән чагыштырганда, төгәл ун елга азрак, ди белгечләр. Әлеге күрсәткеч буенча Россия алдынгы илләрдән шактый калыша. Ник дигәндә, бүген иң озын гомерле ир-атлар Япония, Сингапур, Корея, Норвегия һәм Австралиядә яши. Аларның уртача гомер озынлыгы – 80 яшь. Россиядә бу күрсәткечнең шактый аксавын исә белгечләр илдәге ир-атларның медицина белән дус булмавыннан күрә. Бу фикер белән табиблар да килешә.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш терапевты Диана Габделганиева фикеренчә, эш сәламәтлеккә килеп терәлгәч, ир-атларның күбесе бала-чагага әверелә дә куя.
– Табиб янына килгән ир-атларның күбесе, кайсы җирегез, ничек авырта, дигән сорауны ишетүгә, югалып кала, «Хәзер хатынга шалтыратып сорыйм», – дип, телефонына үрелә. Нинди авырудан нинди дару эчүен дә белми инде ул. Шуңа күрә ир-атның сәламәтлеге дә, гомере дә, нигездә, хатын-кыз кулында бүген. Аларны табибка бала кебек җитәкләп алып барырга кирәк. Ир-ат озын гомерле, сәламәт булсын өчен, вакытында диспансеризация узып, онкоскрининг үтәргә тиеш. Теге яки бу чир табылса, эшне ярты юлда калдырмыйча ахыргача дәваланып бетәргә кирәк, – ди табиб.
Ир-ат гомерен кыскарткан замана афәтләренең тагын берсе дип симерүне атый ул. Саннар да шул хакта сөйли.
(акцент) Илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы 40 елда Россиядә ир-атлар арасында симерү очраклары 4 тапкыр (!), хатын-кызлар арасында 1,5 тапкыр арткан. 2030 елга илдәге көчле затларның, ким дигәндә, 33 проценты симерүдән интегәчәк, дип фаразлый белгечләр. Ә ул, үз чиратында, юан эчәк һәм мәни бизе яман шеше, шикәр чире, инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималын бермә-бер арттыра.
– Хәзер ир-атларга хәрәкәт җитми. Аларның ярты гомере юлда – рульдә үтә. Араларында югары кан басымыннан интегүчеләр дә күп. Аннары ир-атларның күбесе хәтәр эшләрдә хезмәт куя. Көчле затларның хатын-кызга караганда кыскарак гомерле булуында моның да өлеше зур, – ди Татарстанның баш терапевты.
Колонка
«Түзәргә ярамый»
Нинди чирләр ир-ат гомерен аеруча кыскарта? Әлеге һәм башка сораулар белән Медицина университеты клиникасының табиб-урологы Азат Мифтаховка (+фото) мөрәҗәгать иттек.
– Ни өчен ир-атлар кыска гомерле?
– Кызганыч, ир-атлар әле дә булса сәламәтлеге турында соң чиккә җиткәч кенә уйлый. Рәсми саннардан күренгәнчә, ир-атлар табибка хатын-кызлар белән чагыштырганда 20 процентка азрак мөрәҗәгать итә. Анысы да еш кына авыртуга түзәр чама калмагач кына. Ә бит бүген сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында адым саен сөйләнә, саулыгын кайгырткан кешегә бушлай медицинада да, түләүлесендә дә бөтен мөмкинлекләр бар. Әмма ир-атлар акча табу, тормыш алып баруны беренче урынга куя. Сәламәтлек кайгысы калмый. Йокы туймау, дөрес тукланмау, аз хәрәкәтләнү ир-ат саулыгын тагын да җимерә. Ир-атларның кыска гомерле булуы да иң беренче чиратта әнә шуңа бәйле.
– Соңгы арада ир-атлар күбрәк кайсы чирләрдән кырыла?
– Заман ир-атларының күбесе мәни бизе (простатит) ялкынсынудан интегә. Моннан тыш соңгы арада мәни бизе, күкәйлектә яман шеш очраклары еш ачыклана башлады. Иң куркынычы шул: хәзерге вакытта аларны вакытында ачыкларга ярдәм иткән махсус скрининг программасы да юк. Шуңа күрә аз гына авырту сизсәң, шундук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Җенес әгъзасында, корсак һәм арканың аскы өлешендә, кече йомышны үтәгәндә авырту сизелсә яки шеш пәйда булса, бәвелдә кан күренсә, кичекмәстән терапевтка яки урологка барырга кирәк.
– Бу урында начар гадәтләрне дә телгә алырга кирәктер...
– Һичшиксез. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләр дә ир-ат гомерен кыскартуга зур өлеш кертә. Тәмәке составындагы никотин кан тамырларын кыса. Бу, үз чиратында, ир-атның гомеренә куркыныч тудырып кына калмый, аның җенси тормышына да тискәре йогынты ясый. Даими рәвештә исерткеч эчемлекләр куллану белән мавыккан кешенең исә сидек бүлеп чыгару системасы эшчәнлеге бозыла.
– Озын гомерле һәм сау-сәламәт булсын өчен, ир-ат нәрсәләрне истә тотарга тиеш?
– Һәрчак хәрәкәттә булыгыз. Атнага берничә тапкыр спорт белән шөгыльләнү, күбрәк җәяү йөрүне гадәткә кертегез. Дөрес туклану да мөһим. Көндәлек рационда майлар, аксым һәм углеводлар – барысы да булсын. Алар төп ир-ат гормоны – тестотерон бүленеп чыгуны яхшырта. Әлеге гормонның ни дәрәҗәдә булуын һәрчак тикшертеп торыгыз. Даими рәвештә җенси тормыш алып барыгыз. Бу ир-ат организмында тыгылган, оеган урыннарны булдырмау өчен кирәк. Әмма шул ук вакытта җенси юл белән күчкән инфекцияләрдән сакланырга кирәклеген дә онытмагыз. Елга бер тапкыр булса да урологка бару да гадәткә керсен. Ник дигәндә, ир-атлар арасында очрый торган күп чирләр еш кына бернинди билгеләрсез уза, чир азгач кына беленә. 45 яшьтән соң елга бер тапкыр организмны яман шешкә тикшертеп, кан тапшырырга кирәк. Мәни бизе яман шеше еш кына әнә шул яшь чиген узгач очрый.
Фикер
Мария Ефлова, КФУдагы Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гавами коммуникацияләр институты җитәкчесенең фәнни эшчәнлек буенча урынбасары, социология фәннәре докторы:
– Ир-атлар хатын-кызларга караганда ун елга азрак яши дигәндә, көчле затларның уртача гомер озынлыгы турында сүз бара. Ул ир-атларда табылган төрле чирләр, гадәтләр аркасында гына түгел, яшүсмерләр, малайлар арасында үлем-китем очраклары арту сәбәпле дә кими. Махсус хәрби операция, юл һәлакәтләре дә бүген никадәр ир-атның гомерен өзә. Шул ук вакытта ир балалар арасында да юк кына сәбәпләр аркасында үлем-китем очраклары теркәлеп тора. Куркыныч саннарны киметү өчен, яшүсмерләрне, малайларны иминлек кагыйдәләренә өйрәтүне күздә тоткан махсус программа кабул итәргә кирәк. Алар тәмәке, наркотик кебек начар гадәтләргә якын да килмәслек, юлда чакта да иң беренче чиратта куркынычсызлык турында уйларлык булсын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез