Чарада кешенең үзеннән бик күп нәрсә торуы искәртеп үтелгән. Һәркайсыбыз сәламәтлеген саклауны кайгырту гына түгел, организмындагы үзгәрешләрне дә вакытында “тотып” алырга тиеш. “Бетәр әле” дип, чирнең беренче билгеләренә игътибар итми калырга ярамый, дип басым ясап әйтелгән форумда. Белгечләр түбәндәге очракларда кичекмәстән табибка күренергә кирәклеген әйткәннәр:
1. Тән тиресендәге миңнең үзгәрүе яки башкасының пәйда булып, тиз үсүе. Миңнең бик нык кабарып торуы, зурлыгы, кырыйларының тигезсез булуы сагайтырга тиеш. Иң элек дерматологка күренәсе. Табиб, тән тиресендә яман шешкә шиге төшсә, онкологка тикшеренергә юллама бирәчәк. Соңарырга ярамый.
2. Сәбәпсез тән температурасының күтәрелүе организмдагы яшерен ялкынсыну турында сөйли.
3. Диета тотмаган, ябыгырга ниятләп, ашауны киметмәгән килеш ярты ел эчендә гәүдә авырлыгын 5 процентка һәм күбрәк югалту да – онкология авыруы билгеләреннән берсе булырга мөмкин.
4. Кинәт хәлсезләнү, бит, кул-аяклар ою. Сак булыгыз: тромб барлыкка килү, инсульт килеп чыгу куркынычы бар.
5. Башның кинәт кенә гадәттәгедән бик көчле авыртуы. Бу да – җитди чир билгесе.
6. Тыныч кына утырып торганда яки аз гына хәрәкәтләнгәндә дә сулыш кысылу. Йөрәк һәм үпкәне тикшертәсе.
7. Күкрәк читлегендә, корсакта, җилкәдә бетми торган, гадәти булмаган авырту.
8. Какрыкта, сидек, тизәктә кан эзләре пәйда булу, хатын-кызларда күрем арасында яки менопауза вакытында кан килү. “Организмыгызга колак салыгыз: һәрвакыт сезнең белән “аралаша” һәм ярдәм кирәклеге турында “әйтә” ул”, – дип йомгак ясаган табиблар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез