Бир миңа да, мә сиңа. Аш мәҗлесләрендә сәдака өләшүне әнә шулай дип сыйфатлый кайберәүләр. «Алыш-биреш»ле уйнап йөрмик, сәдаканы йорт хуҗасы гына таратсын дигән кагыйдәгә буйсынучылар да бар тагын. Динебездә сәдаканың күләменә, аны өләшү тәртибенә карата таләпләр бармы? Бу хакта «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә кордык.
– Нурулла хәзрәт, сәдака – нәрсә ул? Күпләр сәдака дигәндә аш мәҗлесләрендә өләшенә торган акчаны гына күз алдына китерә.
– Гади тел белән әйткәндә, сәдака – булган әйберең белән бүлешү ул. Кәефең белән дә, елмаюың белән дә бүлешергә мөмкин. Көч-куәтең булса, кешегә ярдәм итәсең, бу да – сәдака. Кемгәдер вакытыңны бүлеп бирү – иң зур сәдакаларның берсе. Кешегә тормыш алып бару өчен мал кирәк. Мал белән бүлешүнең билгеле күләме юк, ләкин савабы бар. Сәдаканың савабы күбрәк булсын өчен, син аны дөрес итеп бирергә тиеш. Син бай кеше икән, аны күбрәк бир. Фәкыйрь икәнсең, мөмкинлегеңнән чыгып эш ит. Сәдаканың күләме юк. Синдә бер мең сум акча бар ди, шуның ун сумын сәдака итеп бирсәң, йөздән бер өлешен сәдака итеп биргән буласың. Савап та шул йөздән бер өлеш итеп языла. Бай кеше миллионнан бер меңен бирсә, меңнән бер өлешен генә биргән була. Байлар сәдаканы фәкыйрьгә караганда күбрәк бирсәләр дә, җыелган малларының өлешенә карап савап языла. Халыкта «Энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк» дигән мәкаль бар. Бу әйтем шәригатьтә дә очрый, ләкин кеше бу гыйбарәнең мәгънәсен дөрес аңламый. Бай кеше энә бирсә, бу бүләк түгел, мыскыл итү була. Бай кеше дөя бирергә тиеш. Фәкыйрь кеше энә бирсә, син аны бүләк, сәдака итеп кабул итеп алырга тиеш. Фәкыйрь кешедән дөя сорау – мәгънәсезлек. Элек сәдаканы көмеш белән бирергә кирәк дигән сүз булган. Бу – сәдаканы әз бирмәгез дигән мәгънәдә. Элек бакыр, көмеш һәм алтын акчалар булган. Алтын бөтен кешедә дә булмаган, бакыр исә тиеннәр күләмендә генә саналган, шуңа күрә аны биреп, кешене кимсетмәгез, көмеш акча бирегез, дигәннәр. Шул вакыттан калган гадәт буенча, һаман да шул тиеннәрне таратучылар очрый, хәзер андый мәгънәгә ия түгел ул көмеш. Бер мисал китерәм. Мәҗлес вакытында бер хатын 10 сумлык тимер акча таратып йөрде. Ун сум бирде, бер ун сумы ялгыш тәгәрәп идәнгә төшеп китте. Мин иелеп алмакчы идем, бу апай: «Әй, ярар, ятсын, аннары алырбыз», – диде. Шулчак башыма бер уй килде: әгәр бу 10 сумлык шундый кадерсез икән, идәннән иелеп алынырлык дәрәҗәсе дә юк икән, аны нәрсәгә кешегә бирергә? Кирәк булмаганны түгел, кирәк булган әйберне башкаларга бирергә кушкан Аллаһы Тәгалә. Күптән түгел бер хатын-кыз әнисенең пәлтәсен мәчеткә алып килде. «Кияргә була әле аны. Берәрсенә кирәге чыкмыйча калмас», – ди. Күреп торам: 1970 нче еллар пәлтәсе, ә бу апай һаман да: «Әйбәт әле ул», – ди. Ә ник үзе кими икән соң, киярлек булгач? Димәк, ул йортын кирәкмәгән киемнән чистарта. Ул пәлтәне чыгарып ташларга жәлли, ләкин кими дә. Сәдака бирер алдыннан аның файдасы турында да уйларга кирәк.
– Шулай да сәдаканың чиге бармы?
– Сәдаканың чиге юк. Тарихта сәхабәләрнең бөтен малларын биргән очраклар да бар. Ләкин пәйгамбәребез (с.г.в.) бөтен малыңны сәдака итеп бирүне хупламый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сәдака малны киметми», – дигән. Без, кешеләр, киресенчә уйлыйбыз. Син ун сум сәдака бирдең ди. Бу ун сумың өчен Аллаһы Тәгалә сиңа күп савап бирә, калган малыңның бәрәкәтен арттыра. Шул ун сум акчаңны биреп, син аны ахирәт байлыгына әйләндерәсең. Ахирәт байлыгы синеке, ә бу дөнья байлыгы синеке түгел, чөнки кеше үлә һәм аның бөтен мал-мөлкәте бу дөньяда кала. Ә биргән сәдакабызның савабы мәңгелек. Сәдака кешенең кулына төшкәнче үк Аллаһының кулына төшә. Хак Тәгалә аның күләмен теге дөньяда арттыра. Теге вакытта биргән ун сум бакыйлыкта ун сум гына булмый инде.
– Коръән ашларында һәркем сәдака өләшә. Бер караганда, алыш-биреш уйнаган кебек бу. Аш үткәргән йорт хуҗалары гына сәдака өләшсә, яхшырак түгелме?
– Юк, бирмәгәнгә караганда бирү яхшырак. Беренчедән, син мәҗлескә бу малым кире кайтыр дип өметләнеп килмисең, сез бит алдан шуның кадәр акча таратам дип сөйләшеп куймыйсыз. Икенчедән, сәдака бирү – үзең турында уңай фикер булдыру. Син кешегә изгелек кылганда, теге кешенең күңеле җылына. Шул ук малың белән кайтсаң да, бер-берегезгә карата җылы хисләр булдырып кайтасың. Җыелышып билгеле бер сумманы тараткан очракта да, ул акча кимрәк булырга тиеш. Ни өчен? Чөнки абыстайга, хәзрәткә дә бирәсең, ә ул бит сәдака өләшми.
– Әгәр тормышың җитеш икән, сәдака бирсәләр, баш тартыргамы?
– Биргәндә алырга кирәк. Кайберәүләр: «Мин мохтаҗ түгел!» – дип кычкырып җибәрә. Мохтаҗ түгел икәнсең, мохтаҗларга үзең бирерсең, тавыш чыгарырга кирәкми. Яныңда утырган кешегә бир, мохтаҗларга бирерсез, дип әйтеп тапшыр.
– Әйбер өләшү гадәткә керде. Хәзер шикәр, савыт-саба, оек өләшәләр. Бу дөресме?
– Әйткәнемчә, сәдака ул – бүлешү. Нәрсәң белән бүлешсәң дә була. Кием белән дә, акчаң белән дә бүлешергә мөмкин. Иң элек бу әйбер кешегә файдалы булсын. Әйберләтә бүлешү «сәдака җәрия» дип атала. Шушы әйберләрне кулланган дәвердә кешегә савап бара. Акча бирдең дә савап алдың, бетте. Ә әйберләтә биргәндә бүтән төрлерәк. Әйтик, оек бирдең, теге кеше шуны киде, бер ел киде ди, шул кулланган дәвердә бирүчегә савап бара. Элек сабын һәм тастымал тарата торган булганнар. Алар кыйммәт булган, кешегә файдалы булган. Исле сабын булса бигрәк тә, аның белән юынмаганнар да, исе өчен генә саклаганнар. Шуннан калган ул сабын, тастымал бирү гадәте. Нәрсә телисең, шуны бирергә мөмкин. Дога китаплары бирсәң, кеше укыган саен бирүчегә савап языла.
– Сәдака кемгә бирелергә тиеш соң?
– Зәкәт түли алмаган кешегә бирелә. Бу төркемгә күпчелек кеше керә. Сәдака, иң беренче чиратта, фәкыйрьләргә бирелергә тииеш. Өе һәм ашарына булмаган кешене генә фәкыйрь дип карау кирәкми. Мескен кеше бар, аның торыр урыны да, ашарына ризыгы да юк. Хәзерге тел белән әйткәндә – бомж. Хәзерге бомжлар – эчеп, исереп, булган малыннан колак каккан кешеләр, тик араларында тормыш төбен күргән чын кешеләр дә очрый. Менә шуларга тиешле сәдака. Ятимнәргә бирергә була, ялгызларга, карт-корыларга, гарип-горабаларга бирелә. Алар бай булырга мөмкин, ләкин «фәкыйрьләр» дигән сүз боларның барысын да үз эченә ала. Күңелен үсендерер өчен балаларга да сәдака бирелә. Сәдака бирелергә тиешле иң соңгы төркем – дингә бәйле кешеләр. Болар – дини белем алган шәкертләр, хәзрәтләр, укытучылар. Аларга сәдака тиешле, чөнки керемнәре даими түгел.
– Сәдака акчасын нәрсәгә тотарга ярый? Бу акчага ризык алмагыз, дияләр иде.
– Үзеңә ни теләсәң, шуңа тотарга була. Ризыкка да ярый. Кешенең ашыйсы килсә, ашарга кирәк. Кесәсендә акча була торып ачтан үлә алмый бит ул. Сәдака акчасын бары тик хәрам әйбергә тотарга ярамый. Әйтик, ир-ат шул акчаны җыеп эчә икән, кызлар янына китә икән, гөнаһ булыр. Бу очракта Хак Тәгаләне ихтирам итмәү дигән сүз.
ФИКЕР
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые:
– Сәдака бирү – яхшы гамәл. Сәдака күккә менәр, бәла-каза күктән төшәр. Күктән төшкән бәла-казага сәдака киртә булыр, диләр. Әмма ашларда кулдан-кулга акча өләшү ул сәдака бирүгә керми. Берәү ун сумлык белән килә дә егерме сум белән кайтып китә. Димәк, ул бернәрсә дә чыгармады, сәдака үзенә артып кына кайткан кебек була. Без үз авылыбызда шундый бер матур тәртип булдырдык: йорт хуҗасы сәдака тарата, дога кылабыз да тәлинкә җибәрәбез. Бөтен кеше сәдакаларын шул тәлинкәгә сала. Үз авылыңдагы халыкның ничек яшәп ятканын һәр кеше белә, үзара сөйләшеп алабыз, кемгәдер бәла-каза килгән, кемдер җитди генә авырып киткән, кемдер тол калган – йорт хуҗасына тәлинкәгә җыелган акчаны шундый бер кешегә бирергә кушабыз яки инде андый кеше булмаса, мәчеткә китерегез дибез. Йорт хуҗасы үлеп, яшь балалар калган икән, җыелган акчаны балаларның иң кечкенәсенә биреп калдырабыз. Акчаны санамыйбыз да, алып та китмибез. Бу эшне һәркем аңлап, үз ихтыяры белән эшли.
(Татарстан Диния нәзарәтенең рәсми сайтыннан)
Хак әйткән
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Яраткан әйберләрегездән сәдака бирмичә, савапка ирешмәячәксез», – дигән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез