Газетага язылу

Өч аршын җир яки соңгы юлның бәясе күпме?

Барыбыз да шунда барасы. Тик кешене соңгы юлга озатканда дөнья мәшәкатьләрен хәл итеп бетерергә туры килә. Бигрәк тә, читтән мәет алып кайтып җирләгән өчен акча сорадылар, дип ризасызлык белдерүчеләр шактый. Шул ук вакытта моны дөрес хәл дип бәяләүчеләр дә җитәрлек.

Өч аршын җир яки соңгы юлның бәясе күпме?
Татар-информ

Соңгы юлның бәясе бармы? Зиратка кем хуҗа? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Бу язмага алынырга «ВТ»ның «Халык авазы» сәхифәсенә килгән сорау этәрде. «Нигә авыл зиратына читтән кеше алып кайтып җирлиләр, ә акча түләмиләр?» – дип сораган иде укучыбыз. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевтан киңәш сорадык. Аның җавабы мондый булды: «Шушы җирлектә яшәүчеләр үзләре карар чыгарырга тиеш. Мәчеткә җыелышкач, килешенеп, бер сумма билгеләргә мөмкин. Кайбер районнарда шулай эшлиләр дә инде». Әлеге четерекле мәсьәләгә укучыларыбыз да битараф калмады. Социаль челтәрләрдә төрле фикерләр булды. Кем хаклы?

«Бушлай булмасын!»

Казанның Северный бистәсендә яшәүче Роза Мадьярова былтыр ирен җирләгән. Икесе өчен дә Казан зиратыннан урын алып куйган булсалар да, авырып түшәккә яткач, Илһам абыйның фикере үзгәргән. «Мине әти-әнием янына куярсыз», – дип, әманәтен җиткергән. Балалары әтиләренең соңгы теләген үтәгән, авыл зиратына алып кайтып җирләгәннәр.

– Яшермим, иремне авылда җирләү бик арзанга чыкты. Кабер казучы егетләргә 100 әр сумннан сәдака бирдек. Муллага улым 500 сум тапшырган. Өйдә юып, кәфенләп бирделәр. Анысына 5 мең сум алдылар. Шәһәр мулласының үз бәясе бар аның. Ул сорады – без бирдек. Өч ел элек каенанамны шәһәрдә җирләдек. Ул чакта 100 мең сум түләгән идек. Авылларга алып кайтып җирлисең икән, барыбер акча түләтсеннәр, дим мин. Һәр эш бәяләнергә тиеш, – ди Роза апа.

«Хәзер кабер казырга кеше дә юк!»

Әле бит авылларда кабер казучысын, ләхет алучысын да табарга кирәк. Арча районында туып үскән Эльвира ханым сөйләвенчә, аларда көрәк тотарга яшьләр калмаган.

– 80 дәге бабайга ничек көрәк тотырасың, ди. Әле ярый, туган-тумачалар җыелышып кайтып, алар кабер казырга булыша, – ди Эльвира ханым. – Бездә дә читтән алып кайтып күмүчеләр бар. Сания апаның иренең сеңлесенең кызының ире, дигәннәр иде бер көнне. Үзегез уйлап карагыз инде! Әлбәттә, авыл кешесе читтән мәет алып кайтып җирләүне яратып бетерми. Җирләгәч онытучылары да бар чөнки. Елга бер чәчәк утыртып китүчесе бик сирәк. Ә авыл зиратын гел карап торасы. Өмәсен дә үткәрәсе, коймалары ватылса төзәтәсе. Мәчеттә кышын күп итеп газын ягасы, аның өчен түлисе бар.

«Бездә сорап алалар»

Кемнәрдер муллага биргән сәдаканы күпсенгәндә, кайбер җирлекләрдә зираттагы урын өчен акчаны сорап алу – гадәти хәл. Аксубай районының Иске Кармәт авылында яшәүче Тәгъзимә Исламова әйтүенчә, аларда коронавирус вакытында зиратка читтән кеше алып кайтып җирләү 15 мең сум булган. Хәзер инде бәяләр бераз төшкән. Төрле районда – төрле сумма: еш кына 3 һәм 7 меңне телгә алалар. Бер тиен алмаучылар да бар.

– Авыл җыелышында шундый карар кабул ителде: бездә пропискада булган, шушында туып үскән кешеләр бернинди акча да түләми. Ә менә авылга катышы булмаган кешеләр өчен 7 мең сум күләмендә түләү билгеләнде. Зиратны карап та торырга кирәк бит аны. Эш кораллларын да аласы. Шәһәрдә 50–100 меңеңне чыгарып салганда, авылдагы 7 мең сум акча чүп инде ул. Бездә шөкер, зират та караулы, акчаларны да исәпкә алып баручы бар, – дип язды бер укучыбыз.

Балык Бистәсенең Бирдебәк авылында яшәүче Евдокия Толстова сөйләвенчә, аларда шушы авылдан чыккан кешене алып кайтып җирләгәндә, зиратны карап торучыга 3 мең сум акча түлисе.

– Авыл җире өчен бу җиткән дип саныйм мин. Алар башта рөхсәтне авыл җирлеге рәисеннән алалар. Авылга кагылышы булмаган кешеләрнең җирләнгәне юк та бугай. Зиратларны һәрдаим чистартып торабыз. Нинди эшкә тотынсак та, авылдашлар ярдәм кулы суза. Аларга мең рәхмәт, – ди ул.

Апас районының Күккүз авылында, читтән мәет алып кайтып җирләгәндә, 5 мең сум акча түлисе.

– Әтинең үз авылы зиратына җирләвебез аның соңгы теләге иде. Шулай эшләдек тә. 5 мең сум күп акча түгел инде ул. Зиратны ялт иттереп карап торалар. Ә бит аның эше күпме? Без биргән акчага гына моның кадәр эш башкара алмыйсың, – ди Алия Сәлимҗанова.

«Җир резина түгел»

Арча районының Наласа җирлеге башлыгы Илфира Шакирова әйтүенчә, аларда читтән кеше алып кайтып җирләгәнгә 2012 елда ук тариф куелган. Ул чакта иҗтимагый советлар булган. Халык белән очрашуда алар төгәл бер сумма – 3 мең сум билгеләгәннәр.

– Җир бетми торган әйбер түгел ул, чиге була аның. Үз авыл кешеләребезгә нәрсә калыр? Аннары җирләрне инвесторлар да алып бетерде бит инде. Барысын да уйладык та, зиратны карап торырга да кирәк, дидек тә, хәзер инде ул сумманы 6 мең иттек. Якын кешесе вафат булганнар үлү турындагы таныклык белән безгә кайталар, шуннан соң кабер казыла. Шәһәр җирендә 20 меңсез дә булмый бит. Тагын шул ягы бар: авылда җирләнгән кешенең кабере караучысыз калмый, – ди ул. – Авыл җирлегендә барысы да мәхәллә аша эшләнә. Аларда махсус исемлек бар. Акчаның үз урыны бар. Кабер казыган кешегә дә, агачын кисүчегә дә, зиратны карап торучыга да түләргә кирәк.

Зират җирләрен авыл җирлеге үзе рәсмиләштергән. Анысы да бушка башкарыла торган эш түгел.

– Без җирлектәге карар белән эшлибез. Мәхәлләнең дә үз кануннары бар. Акчаны да бары тик зират өчен тоталар, – диде Илфира Шакирова.

Кайбычта озак еллар район башлыгы урынбасары булып эшләгән җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиевнең дә фикерен белештек.

– Безнең якларда мәетне читтән алып кайтып җирләүгә каршылык юк. Бер катышы булмаганнарга да каршы килмибез. Моннан 10 еллар элек түләү керттек. Ул чакта моны аңлап бетермәүчеләр, психологик яктан кабул итмәүчеләр дә булды. Районда яшәгән бөтен милләт вәкиле өчен дә бер сумма куйдык. «Оятсыз син, Хәялиев!» – дип тә сүктеләр мине. Әмма соңрак бөтен кеше моның дөрес алым икәненә инанды. 20 ел авылга кайтып күренмәгән кеше тагын 20 ел кайтмый да кайтмый инде ул. Ә бит зиратны карарга кирәк. 30–40 градус суыкларда кабер казуны да күз алдына китерегез. Авыл зиратларын карау өчен элек бернинди акча бирелми иде. Әле ярый, хәзер үзара салым акчасыннан өлеш чыга башладык. Һәрнәрсәнең тәртибе булырга тиеш, – диде ул.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, республикада бүген 3387 зират бар. «Федераль канун нигезендә, аларны карап тору, мәетне җирләүне оештыруга җирле үзидарә органнары җаваплы. «Кабер казу өчен җир кишәрлеге бүлеп бирүне җир законнары, шулай ук РФ һәм РФ субъектлары кануннары тарафыннан расланган документлар нигезендә җирле үзидарә органнары хәл итә», – диелә алар җавабында.

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре