Газетага язылу

Өченче талпыныш

25 апрель кичендә Ак йорт корреспондентлары ассоциациясенең Тантаналы аш мәҗлесендә һич тә көтелмәгән хәл була: Трамп катнашкан мәҗлес ату тавышлары белән бүленә. 2,5 мең кунак җыелган мәҗлестән Трампны һәм беренче леди Меланияне яшерен хезмәт вәкилләре шунда ук залдан алып чыгып китә. Абруйлы кунакларның күбесе өстәл астына төшеп кача, ыгы-зыгыны телефонга төшерүчеләр дә була, ләкин элемтә булмау сәбәпле, сюжетны тышкы дөньяга тапшырып булмый. Килеп туган хәлдән файдаланып, өстәл өстендәге кыйммәтле эчемлек шешәләрен шудыручылар да күренгәли. 

Атучыны тиз тотып алалар. Кулына ядрәләр белән ата торган мылтык, пистолет һәм берничә пычак тоткан ир кешенең ничек итеп илнең иң көчле сак астында булган Washington Hilton кунакханәсенә үтеп керүе һәм алтыдан алып сигез тапкырга кадәр атарга өлгерүе сер булып кала. Ак йортның матбугат сәркәтибе Кэролайн Ливитт тантана алдыннан: «Бүген кичен атышлар булачак», – дигән сүзләр әйткән. Аның сүзләрен, күчерелмә мәгънәдә, дип шәрехләделәр дә оныттылар. 

Трамп гадәттәгечә һөҗүмне үз шәхесен күкләргә чөеп мактау өчен файдаланды. Матбугат конференциясе җыеп: «Мин һөҗүмнәрне өйрәндем... Алар һәрвакыт иң йогынтылы кешеләрне сайлыйлар, мәсәлән, Aвраам Линкольн кебек. Алар берни дә эшләмәгән кешеләргә тимиләр. Без илне үзгәрттек, һәм бу күпләргә ошамый», – диде. 

Рәсми булмаган мәгълүмат кырында һөҗүмгә бәйләнешле башка кызыклы мәгълүматлар да чыга. Күп кенә Америка аналитиклары, Трампка карата булган һөҗүм омтылышы алдан ук сәхнәләштерелгән булырга мөмкин, дигән фикер әйтәләр. Америка журналисты Айтан Левинз һөҗүм итүченең сиончы булуын дәлилләп, аның Израиль армиясе символикасы төшерелгән киемдәге фотосын китерә. 

Сәясәтче аналитик Сөләйман Әхмәд һөҗүм итүче Коул Аллен исемен израильлеләрнең интернетның эзләү системаларында һөҗүмгә кадәр 12 сәгать алдан актив эзләүләренә игътибарны юнәлтә. Дәлил итеп «Google Trends»тан алынган скриншотны китерә. 

Бу Трампка өченче һөҗүм омтылышы инде. Беренчесе 2024 елның июнендә Пенсильваниядә сайлау алды митингында булды. Тикшерү эшләре төгәлләнмәгән, әмма баллистик экспертизаның пуля һөҗүмдә гаепләнеп үтерелгән Томас Крукс мылтыгыннан атылмаган дигән нәтиҗәсе мәгълүм. Икенче һөҗүм 2024 елның сентябрендә Флоридада гамәлгә ашырылды. Һәр уңышсыз һөҗүм Трамп рейтингын күтәрә. Шуңа күрә өченчесе чамасыз түбәнгә төшкән рейтингны югары күтәрү талпынышы булырга мөмкин. Сценарийда бар нәрсәнең акка кара белән тегелгәнлеге шундый уйларга этәрә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре