Газетага язылу

Өчне ике итү: мәктәпләрдә инглиз теле дәресләре кыскару укытучыларны иписез калдырмасмы?

Яңа уку елыннан мәктәпләрдә инглиз теле дәресләре саны кыскарды. Яшерен-батырын түгел, моңа кадәр әти-әниләр арасында чит телне туган телгә караганда да өстенрәк күрүчеләр булды. Бүген аларның фикере ничегрәк? Кыскарту укытучыларны иписез калдырмасмы?

Өчне ике итү: мәктәпләрдә инглиз теле дәресләре кыскару укытучыларны иписез калдырмасмы?
Фото: Татар-информ

Быел 1 сентябрьдән ил мәктәпләрендә 5 нче сыйныфта инглиз теле, бергә кыскарып, атнага ике дәрес калды. 7–11 нче сыйныфларда исә өчәр дәрес саклана. Киләсе елларда 5–7 нче сыйныфларда сәгатьләр саны 510 нан 408 гә калыр дип көтелә. Өчтән ике ясау укучыларга яңа фәннәрне өйрәтүгә урын калдыруга бәйле. Әйтик, быел 5 нче сыйныф укучыларына икенче яртыеллыкта «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» курслары укытыла башлый. Укучыларның хәзер икенче чит тел буларак гарәп телен сайлау мөмкинлеге бар.

Дәресләр саны кыскаруга бәйле вазгыять инглиз теле укытучыларын сөендерми, билгеле. Алар инде иртәгәне уйлый башлаган. Гүзәлия Акшева башкаладагы 183 нче гимназиядә инглиз телен укыта. Эш стажы – 27 ел.

– Әлегә дәресләр кимү бик сизелми. Ни өчен дигәндә, сыйныфлар күп. Төркемнәргә бүлеп укыту да саклана. Киләсе елда шундый ук үзгәреш 6–7 нче сыйныфларга кагылачак. Нәтиҗәсе шунда күренә башлар. Балалар саны кими бара. Сәгатьләр азайгач, кыскартулар да булыр. Быел бездә өч укытучы эштән китте. Дәресләр азайгач, хезмәт хакы да кими, дигән сүз бит. Шуңа күрә алданрак җаен эзли башларга кирәк. Рус теле укытучысына әзерлек курслары үтәргә җыенам, – ди Гүзәлия Акшева. – Ике сәгатьтә генә телне өйрәтү кыен булачак. Бу инде – укытучыларга программаны тизләтеп укытырга туры киләчәк дигән сүз. Әти-әниләр арасында репетиторлар яллаучылар да артырга мөмкин. Кыскарту имтихан нәтиҗәләрендә дә чагылыш табачак. Чит телне өйрәтеп тормасаң, ул тиз онытыла.

Әтнә районының Олы Әтнә мәктәбе укытучысы Резеда Бәшированың инглиз теле укыта башлавына – 27 ел.

– 5 нче сыйныфларда бер дәрес кимесә дә, мәктәп өстәмә бер курс бирде. Шулай итеп, укучылар да, укытучылар да зыян күрмәде. Төркемнәргә бүлеп уку саклана. Әлегә үзем укыткан сыйныфларда инглиз теленә игътибар кимүен сизмим. Ә менә вазгыять үзгәрүен бераз сизәм. Әмма инглиз телен кысып түгел, ә математика, физика, химия, биология фәннәренә игътибарны арттырып. Анысы да бик мөһим икәнне аңлыйм, – ди Резеда Бәширова. – Нәрсә генә булса да, кимендә бер чит тел белү белем дәрәҗәсенең бер күрсәткече булып тора. Аннан да бигрәк дуслык җепләрен ныгыта ул. Шуңа күрә дәресләр кыскаруны вакытлы күренеш дип кабул итәм.

Казанда яшәүче ике бала әнисе Миләүшә Галиева да мәктәптә инглиз теленә караш үзгәрүен сизә башлаган.

– Моңа кадәр инглиз теле телдән төшмәсә, хәзер кытай теленә игътибар зур. 7 нче сыйныфта укучы улыма: «Әйдә, син дә өйрән!» – дип әйтеп караган идем. «Юк, мин инглизчә өйрәнәм», – дип кырт кисте. Инглиз телен бик теләп укый үзе. Без авыл мәктәбендә аны ике ел гына укып калдык. Азмы-күпме сукалыйбыз. Балалар белеп үссен, дим. Мәктәпләрдән инглиз теле кысрыкланыр, дип уйламыйм. Бу бит – киләчәк, – ди Миләүшә Галиева.

Әлмәт районының Яңа Кәшер мәктәбендә озак еллар директор урынбасары булып эшләгән, хәзер лаеклы ялдагы Лилия Насыйбуллинаның да фикерен белештек.

– Хәтерләсәгез, инглиз телен 2 нче сыйныфтан ук кертә башлаганда, әти-әниләр дә, укытучылар да каршы иде. Шушы еллар эчендә алар аны ничек үз итте бит! Һәрбер кертелгән яңалык бездә авыр кабул ителә. Инглиз теленә ихтыяҗ кимеде, дип санамыйм. Авыл халкы, балам инглизчәне яхшы белсен дип, шәһәргә үк репетиторга йөртә бит. Инглиз теле бүген халыкара аралашу теленә әйләнде. Әти-әниләр дә, балалар да аның кирәклеген яхшы аңлый. Шәһәрдә яшәүче оныгым да тырыша. Күп тел белүнең бер зыяны да юк. Сәгать санын арттырып кына телгә карата кызыксыну уятып булмый анысы. Монда теләк кирәк. Тик артыгын кыскартып ташламасыннар иде инде, – ди Лилия Насыйбуллина.

P.S. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан инглиз теле дәресләрен кыскартуга бәйле вазгыятьне белештек. Быел республика мәктәпләрендә инглиз теле укытучылары кыскартылмады, диделәр.

Сәрия Мифтахова

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре