Газетага язылу

Өлкәннәр эшләгәндә, зумерлар ял итә

Кремльдә һәм Россиянең рәсми җитәкчелегендә икътисадый вазгыять өчен борчылу арта.

Россия Президенты Администрациясе башлыгы урынбасары Максим Орешкин: «Икътисадтагы хәл, чынлыкта, бик катлаулы. Ресурслар дефициты, кадрлар кытлыгы бар, бу икътисад үсешенә комачаулый. Структур үзгәрешләр дә, технологияләр кертү дә акрын бара», – дип билгеләп үтте. Җитмәсә кече бизнес һәм үзмәшгульләр салым түләүне киметә. Финанс министрлыгының керемнәр департаменты директоры Елена Лебидинская: «Россиядә кече һәм урта бизнеслардан, шулай ук махсус режимнар буенча эшли торган предприятиеләрдән бюджетка кергән гомуми салым керемнәре 2026 елның беренче кварталында узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 22,2 процентка кимегән», – дип хәбәр итте. Эре компанияләр дә салым түләргә ашыкмый. 2025 елда 391 825 компаниянең салым бурычы җыелган булса, быел беренче өч айда ук андыйлар саны 439 952 гә җиткән. Компанияләрнең бер-берсенә бурычлары да, 21 процентка артып, рекорд куйган.

 

Вазгыятьне яшьләрнең эшкә атлыгып тормавы катлауландыра. Тарихта беренче тапкыр 60 яшьтән өлкәнрәк эшләүчеләр саны 30 яшьтән кечерәкләр санын узып киткән. Яшьләр вак-төяк акчага эшләргә атлыгып тормый, монысы – факт. Авыр хезмәттә бил бөгү дә алар өчен түгел. Зумерларның нинди керемнәр хисабына яшәве өйрәнелмәгән. Бәлки, күбесе рәсми рәвештә теркәлми генә эшли торгандыр. Хезмәт министры, икътисад үсешен тәэмин итү өчен, яшьләрне эшкә күбрәк җәлеп итәргә кирәк дип белдерә, моның юлларын күрсәтми.

 

Яшь буынның рәсми эш урынына урнашып, салымнар һәм социаль кертемнәр түләп, тир түгәргә ашыкмавы бер яктан аңлашыла. Түләнгән кертемнәр картлыкта лаеклы рәвештә ял итеп өйдә утырырлык пенсия тәэмин итми. Пенсия яшен күтәргәндә әшйтелгән «соңрак чыгарсыз, әмма күбрәк алырсыз» дигән вәгъдәләр онытылды. Пенсия бюджеты рекордлы рәвештә дефицитлы. Күбрәк пенсия алам дип, кертемнәрен хосусый пенсия фондларына күчерүчеләр ачы алданды. Үзәк матбугат 35 миллион кешенең зыян күрүен әйтә. «...алар үз кертемнәренең зур өлешен югалтты, шулай ук пенсияләренең кимү куркынычы туды», – дип яза. Шундый шартларда өлкәннәр эшкә чыга инде, нишлисең, яшьләрдән аермалы буларак, аларның тәэмин итеп торучы әти-әниләре юк.

                          

        

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре